Районда күчмә “Мобиль поликлиника” эшләячәк
Питрәч район үзәк хастаханәсе хакимияте хәбәр итә: 31 августтан 11 сентябрьгә кадәр районда күчмә “Мобиль поликлиника” комплексы эшләячәк, аның төп максаты - халыкка консультатив ярдәм күрсәтү.
Халыкны Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе белгечләре: невролог, кардиолог, офтальмолог, уролог, хирург кабул итәчәк.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау үткәреләчәк.
Консультациядән соң, күрсәткечләр буенча пациентлар 7 нче шәһәр хастаханәсенә өстәмә тикшерү һәм дәвалауга җибәреләчәк.
Консультацияләр катгый күрсәткечләр буенча.
“Мобиль комплекс” белгечләреннән консультация алу өчен участок табиб-терапевты бәяләмәсен алырга кирәк һәм алдагы тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм анализлары да үзең белән булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа