Бер генә көн дә спортсыз, җиңүләрсез узмый
Гыйнвар ахыры һәм февраль башы спорт ярышларына бай булды - чаңгычылар, йөзүчеләр, хокейчылар үзара көч сынашты, кышкы күптөрле ярышлар узды.
ХОККЕЙ. ЛИДЕРНЫ КУЫП ҖИТКӘННӘР
«А» төркемендә ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенә чираттагы уеннар узды. Безнең команда Байлар Сабасында җирле «Тимерхан» командасы белән очрашты. Питрәчтә беренче әйләнеш уенында безнең хоккейчылар овертаймда гына 6:5 исәбе белән җиңделәр.
Биредә дә башта киеренке көрәш барды, беренче периодтан соң хуҗалар алда иде – 2:1.
Ә икенче һәм өченче периодларда питрәчлеләр көндәшләренең капкасына бер-бер артлы алка кертте һәм 13:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Шулай итеп, безнең хоккейчылар Мамадышта «Олимп»ка 2:4 исәбе белән оттырган Казан МНКТ командасын очколар буенча куып җитте.
16 февральдә Питрәчтә безнең команда Чирмешән командасын кабул итә, ә 1 мартта йомгаклау уенында МНКТ командасын. Әлеге уеннар нәтиҗәләре буенча дүрт финалист билгеле булачак.
КЫШКЫ КҮПТӨРЛЕ ЯРЫШЛАР. КАТНАШУЧЫЛАР АЗ БУЛДЫ
Район егетләре һәм кызлары арасында оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында, Бөек җиңүнең 75 еллыгына һәм ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы призларына кышкы күптөрле ярышлар узды. Алар пневматик винтовкадан ату, көч күнегүләре, ераклыкка граната ыргыту һәм чаңгы ярышлары буенча көч сынаштылар.
Кызганыч, стартларга районның алты мәктәбеннән барлыгы 12 егет һәм 5 кыз гына чыкты. Ленино-Кокушкинодан Станислав Талаков чаңгы ярышлары, граната ыргыту һәм перекладинада тартылу буенча җиңү яулады.
Гомуми зачетта беренче урында Станислав Талаков, икенче урында Раил Хәсәнов һәм өченчедә - беренче мәктәптән Андрей Алексеев.
Ралинә Хәйриева (беренче мәктәп) ату һәм көч күнегүләре буенча, ә Саймә Шаһиәхмәтова (Иске Шигали) чаңгы ярышларында җиңү яулады. Гомуми зачетта Ралинә - беренче, Саймә - икенче, Анастасия Венедиктова (Богородск) - өченче урында.
ЙӨЗҮ. РАЙОННЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧЕМПИОННАРЫ
Шундый ук ярышлар «Сула» йөзү бассейнында да узды. Кышкы ярышлардан аермалы буларак, биредә стартка ике яшь категориясендә ярышка кырыкка якын яшь спортчы чыкты.
Шулай да күп кенә мәктәпләр ярышларга катнашучылар җибәрмәгән иде. Йөзү питрәчлеләр өчен «Сула» бассейны ачылгач барлыкка килгән яңа спорт төре.
Спортчылар 50 метр дистанциядә ярыштылар. Армия алды яшендәге яшьләр арасында район ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар - Данил Власов - беренче урын (Богородск), Булат Гыйльманов – икенче урын, Денис Щуплецов – өченче урын (икесе дә КАТК филиалы).
Илнур Төхфәтуллов - беренче урын, Артур Комиссаров - икенче урын (икесе дә Кощактан), Никита Жиганов - өченче урын (Ленино-Кокушкино).
Йөзү һәм кышкы күп төр ярыш буенча барлык призерларга да ДОСААФның Питрәч районы бүлеге рәисе Илдар Бикмөхәммәтов грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ. ЛЕНИНО-КОКУШКИНОЛЫЛАР АЛДЫНГЫЛЫКНЫ БИРМИ
Наратлык стадионында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге булып узды, ул Шәле мәктәбенең физкультура укытучысы, чаңгы спорты һәм кышкы күптөрле ярышлар призеры Сөләйман Мәннапов истәлегенә багышланды.
Ярышларда районның сигез мәктәбеннән илледән артык яшь чаңгычы катнашты.
Зуррак егетләр 5 километр, ә кызлар һәм яшүсмер малайлар 3 километр дистанциядә көч сынаштылар.
5-8 сыйныф укучылары арасында Ралинә Закирова һәм Руслан Нурякдыев, 9-11 сыйныф укучылары арасында Ләйсән Гарифуллина һәм Павел Петров җиңү яуладылар. Барысы да Ленино-Кокушкино мәктәбеннән.
5-8 сыйныфлар арасында гомумкоманда зачетында беренче урында Ленино-Кокушкино, икенчедә - Пановка, өченчедә – беренче мәктәп. Югары сыйныф укучылары арасында янә беренче урында -ленинококушкинолылар, икенче урында – икенче мәктәп, өченчедә – беренче мәктәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia