Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Боз сараена алкалар яуды гына

Спорт ярышлары кызганнан-кыза бара: бер-бер артлы чемпионатлар, беренчелекләр үтеп кенә тора. Анда питрәчлеләр дә актив катнаша.

Хоккей
"Питрәч-Арена" боз сараенда - "А" һәм "С" дивизионында Идел буе һәвәскәр хоккей лигасы командалары арасында Казан беренчелегенең чираттагы уеннары үтте.
Безгә кунакка Казанның "Интер" командасы килде. Әлеге команда аутсайдерлар рәтендә, ә безнең "Пестрецы" командасы "А" дивизионында лидер.
Безнең хоккейчылар уенны ышанычлы башлады. Беренче минутта ук сакчы Александр Сорокин исәпне ачты. Шуннан соң питрәчлеләр күп тапкырлар һөҗүм итте, әмма көндәшләр капкачысы үз биләмәсен ныклап саклады. Шуңа да карамастан, һөҗүмнәрнең берсендә безнең сакчы Константин Игнатьев инициативаны үз кулына алды һәм берничә көндәшен җиңеп, икенче голын кертте. Аннан соң аларны туктатып калып булмады, "Интер" капкасына бер-бер артлы алка кереп кенә торды. Исәп безнең хоккейчылар файдасына - 310:2. Безнең хоккейчылар 18 команда арасында "А" дивизионында алда баруын дәвам итә.
Шунысы сөенечле, боз сарае кабат җанатарларны үзенә җыйды. Алар тагын бер кызыклы уен шаһитләре булды.
Бозга "С" дивизионындагы Питрәчнең "Олимп" һәм Казанның "РодоГост" командалары чыкты. Командалар чиратлап гол кертте, уен ахырына кадәр питрәчлеләр алга чыкты. Исәп - 4:3. Кызганыч, казанлылар исәпне тигезләүгә иреште - 4:4. Әлеге киеренке уен көндәшләргә бары берәр очко китерде.
Бу көнне "Питрәч-Арена"да бозга кызлар командалары чыкты (2001 һәм 2004 елда туган). Безнең кызлар Татарстан беренчелеге кысаларында Казанның "Смена" командасы белән уйнады. Алар буллитлар буенча 1:2 исәбе белән җиңелде (төп вакытта исәп - 1:1). Аннары питрәчлеләр Байлар Сабасына барды һәм җирле хоккейчыларны 3:2 исәбе белән җиңде.
Әлеге матчтан соң Питрәчтән һәм Чистайдан 2004 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Монда җанатарлар алкалар яңгырына юлыкты: безнең яшүсмерләр көндәшләрен 20:0 исәбе белән тар-мар итте.
1999-2000 елгы яшүсмерләр командасы Алабугага уңышсыз барып кайтты - җирле командага 3:11 исәбе белән оттырды алар.
2005 елгы яшүсмерләр республика беренчелеге зона турнирында уйнады. Әлеге уен Мамадышта үтте. Монда питрәчлеләр ике җиңүгә иреште - Можгадан "Луч" командасын 7:1 һәм Байлар Сабасыннан "Тимерхан" командасын 11:0 исәбе белән җиңде. Әмма буллитлар буенча Яр Чаллыдан "Челны" командасына - 2:3 исәбенә, Мамадыштан "Олимп" командасына - 2:3, биектаулыларга 1:4 исәбенә җиңелде. Нәтиҗәдә, 7 очко туплап, 2 нче урын яулады. 1 нче урында - биектаулылар, алар барлык матчларда да җиңде. Икенче тур Биектауда үтәчәк.
Баскетбол
Көзге каникулларда КДЮСШ спорт залында мәктәп командалары арасында район беренчелеге үтте. Кызлар арасында 4 команда гына катнашты. 2 нче мәктәп командасы 3 уенда да җиңеп, 1 нче урын алды. 2 нче урында 1 нче мәктәп кызлары, 3 нче урында - ленинококушкинолылар. Яшүсмерләр арасындагы алты команда ике подгруппага бүленде. Үз подгруппаларныда җиңгәннәр финалда уйнады, ә 2 нче урын алганнар бронза медаль өчен көч сынашты.
3 нче урын өчен уенда ленинококушкинолылар шәлеләрне җиңде. Финалда искешигалилеләр 2 нче мәктәп командасын җиңде һәм беренче тапкыр район чемпионы булып калдылар. Гомумкоманда зачетында 2 нче мәктәп командасы 1 нче урында, 2 нче урында - - Иске Шигали командасы, 3 нче урында - Ленино-Кокушкино командасы.
Армспорт
Районыбыз җыелма командасы армспорт буенча Татарстан чемпионатында 4 нче урын алды. Шәхси зачетта 1994-1996 елгы яшүсмерләр арасында Данил Фәйзуллин һәм Артур Макаров үз үлчәү категорияләрендә республика чемпионнары булды. Әлеге егетләр өлкән катнашучылар арасында беренчелектә дә катнашты. Монда Артур 2 нче урын алды. Данил да көмеш медальгә ия булды. Россия Федерациясе спорт мастеры Әлфия Рафикова да 2 нче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса