Питрәчтә фигуралы шуу мәктәбе эшли
Балаларның тренеры – Россиянең спорт мастеры Анжела Хәлиуллина
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Сентябрьдә “Питрәч-Арена”да фигуралы шуу мәктәбе ачылды, анда яшь, ләкин тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә балалар үз хыялларына беренче адымнарын ясыйлар.
Хоккей, көрәш, тхэквондо – әлеге спорт төрләре белән районның спорт мәктәбенә йөрүче балалар шөгыльләнә. Алар барысы да күбрәк малайлар өчен туры килә. Фигуралы шуу мәктәбе барлыкка килү белән кызлар да хәзер үзләренең спорт талантларын тулысынча ача алалар. Анда хәзер ике төркемгә бүленгән 40ка якын бала шөгыльләнә. Спортсәламәтләндерү төркемендә өч яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар атнага ике тапкыр бозга чыга, ә 6-7 яшьлек фигуралы шуучылар башлангыч әзерлек төркемендә атнага биш тапкыр үз осталыкларын камилләштерә.
Балаларның тренеры Идел буе дәүләт спорт, физик культура һәм туризм университетын тәмамлаган, фигуралы шуу буенча Россиянең спорт мастеры Анжела Хәлиуллина, республика олимпия резерв спорт мәктәбендә спорт-сәламәтләндерү группаларында, шулай ук Казанның шәхси мәктәпләрендә эшләү тәҗрибәсе бар. Дәресләрдә балалар фигуралы шуу буенча төп элементларны үзләштерә. Алар инде яхшы әйләнә һәм сикерә, хәзер шууга аерым игътибар бирелә.
Башта алар боз өстендә кыюсыз гына, шуышып кына хәрәкәт итәләр, әмма берничә дәрестән соң инде тимераякта ышанычлы басып торалар. Шул ук вакытта шуарга гына түгел, дөрес егылырга да өйрәнергә кирәк, чөнки спортта егылмыйча гына булмый. Яшь фигурачылар Казанда, Яшел Үзәндә һәм Биектауда ярышларда катнашканнар, ялгыз программалар белән чыгыш ясаганнар.
– Һәр бала фигуралы шуу нигезләренә өйрәнә ала, ә алга таба барысы да факторлар җыелмасына бәйле: тренерның профессиональлегенә, фигуралы шуучының теләгенә, ата-аналарның ярдәменә, – дип билгеләп үтте Анжела Эльдаровна. – Булачак чемпионны шунда ук белеп булмый. Беренче карашка, баланың махсус сыгылмалылыгы да, координациясе дә юк, ә бер елдан ул барысын да узып китә. Иң мөһиме – тырышлык һәм дисциплина.
Бу дисциплина вак нәрсәләрдә: күнегүләргә җаваплы мөнәсәбәттә, үзеңне чикли белүдә чагыла. Тренер балаларга дөрес туклану нигезләре турында да сөйли, ни өчен фастфудтан, чипсылардан һәм башка зарарлы ризыктан баш тарту яхшырак булуын аңлата. Яшь спортчыларның дәресләрне калдырмавы, соңга калмавы, йөгерергә һәм сикерергә генә түгел, ә үз максатларына ирешү өстендә эшләргә килүләрен аңлаулары мөһим. Һәм чыннан да – тәрбияләнүчеләрнең кайсысыннан сорасаң да, һәркайсы: “Олимпия чемпионы буласым килә!” – ди.
«Безгә бигрәк тә сабыйлар кирәк, аларны “нульдән” өйрәтә башларга һәм алардан акрынлап чемпионнар үстерергә мөмкин».
Мәктәпкә 2018-2022 елгы кызлар һәм малайларны җыю дәвам итә. Балалар өчен махсус билгеләнгән вакытта чишенү бүлмәсе, спорт залы һәм боз мәйданчыгы бар.
– Аларның бозга нинди зур кызыксыну белән чыгуларын күргәч, ирексездән алар яшендәге үзеңне, медальләр һәм Олимпия пьедесталы турындагы хыялларыңны искә төшерәсең, – дип уртаклаша тренер. – Алар белән эшләгәндә, мин үзем дә даими рәвештә ниндидер яңалыкка өйрәнәм. Районда спортның бу матур төре үсүен бик телим.
ФОТОРЕПОРТАЖ ↓
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia