Көрәшчеләр өч авырлык категориясендә көч сынашачак.

12 октябрьдә Питрәч спорт мәктәбенең спорт залында «Ак барс-Питрәч» призларына чираттагы шәхси-команда турниры узачак. Келәмнәргә 2007-2009, 2010-2012 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар чыгачак. Көрәшчеләр өч авырлык категориясендә көч сынашачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар көтә.
Казаннан һәм күрше районнардан иң көчле көрәшчеләр килүе көтелә. Ярышлар сәгать 10да башлана.