Питрәч студентлары арасында хәрби-патриотик ярышлар узды
Спорт

Питрәч студентлары арасында хәрби-патриотик ярышлар узды

Анда Казан авиация-техник көллияте филиалыннан беренче курс студентлары катнашты.

Яшьләр үзәге залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Ватанга дан» ярышлары узды.

Анда Казан авиация-техник көллиятенең җирле филиалыннан беренче курс студентларының 3 командасы катнашты. Алар хәрбиспорт сынауларында көч сынаштылар: беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм тарих буенча сорауларга җавап бирделәр, вакытка саклагыч костюм киделәр, автомат сүтеп-җыйдылар, тартылдылар, эстафетада каршылыкларны җиңеп чыктылар. Шулай ук балалар патриотик җырлар башкардылар. Барысы да диярлек «Катюшаны» сайлады.

Ул заманча җыр булмаса да, аны барысы да белә. Яшьләр арасында бу җыр бик популяр, - ди Динара Моратова.

Ул «Олимп» командасында катнашты, нәтиҗәдә алар беренче урынны алды.

Катнашучылар әйтүенчә, конкурслар авыр булмаган, әмма кайбер урыннарда кыенлыклар килеп чыккан, бигрәк тә тест биремнәрендә.

Барлык сораулар да авыр иде. Бигрәк тә танылган якташлар турындагы сораулар. Без аларның Питрәч районында туганнарын беләбез, әмма кемнең кайсы авылда туганын белмибез. Ә медицина сорауларын яхшырак үтәдек, - ди «Тайфун» командасыннан студентлар.

Нәтиҗәдә, алар икенче урынны яуладылар. Чара барышында көллияткә районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Калашников автоматы макетын тапшырдылар. Аны тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә кулланачаклар.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше