Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчлеләр иң көчлеләр арасында

Питрәч спортчылары төрле масштабтагы ярышларда уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. Күптән түгел алар армспорт буенча Татарстан беренчелегендә чыгыш ясадылар.

Алабугада армспорт буенча берьюлы ике республика ярышы узды, анда Питрәч спортчылары уңышлы чыгыш ясады.
Юниорлар һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегендә безнекеләр команда зачетында өченче урынны алды.
Үз үлчәү категорияләрендә Рөстәм Галиуллин һәм Илгиз Нәфыйков республика чемпионнары булдылар. Гамид Мамедов икенче һәм Әлфис Әхмәтов өченче урынны алды.
Безнең ир-атлар һәм хатын-кызлар командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.
 Биредә безнең берьюлы дүрт Татарстан чемпионы бар, пьедесталның югары баскычына Рияз Баһаветдинов, Антон Фирсов, Илгиз Нәфыйков һәм Артур Макаров күтәрелде. Екатерина Блаченова һәм Сергей Блохин икенче урыннарны яуладылар, Әлфис Әхмәтов һәм Рөстәм Галиуллин өченче урынны алдылар.
Кайбер спортчыларыбыз параллель рәвештә юниорлар арасында да, ир-атлар арасында да чыгыш ясадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса