Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Салкын безне куркытмый

Якшәмбе Питрәч наратлыгында традицион бәйрәм - "Сәламәтлек көне" үткәрелде. Аны район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре оештырган иде.

Салкын булуга карамастан, бу ял көнендә чара үткәрелгән урынга шактый кеше җыелды. Табигать кочагында ял итәргә яратучыларга җиңелчә салкын да комачауламады, хәтта, киресенчә, кояшлы, матур көндә чаңгыда шуу яки бәйрәмне оештыручылар әзерләгән конкурс һәм уеннарда катнашу бик күңелле, рәхәт иде. Һәрвакыттагыча, чарада иң актив катнашучылар балалар иде: алар чаңгыда да, чанада да шуарга өлгерде, барлык конкурсларда катнашты. Оештыручылар иң җитезләргә истәлек бүләкләре тапшырды.
Бу көнне беркем дә туңып басып тормады. Дәртле музыка яңгырап торды, биемичә мөмкин түгел иде. Питрәч үзешчән артистлары күңелле җырлары белән җыелганнарны "җылытып" торды.
Район үзәге мәктәпләре мондый һавада иң мөһиме турында да онытмаган - һәркемгә кайнар коймак белән чәй тәкъдим иттеләр.
Чаңгы юлында да кеше күп иде - балалар да, олылар да урман буйлап берничә километр ара үтте. Аланда футбол алышлары барды, карда туп тибәргә яратучылар да аз түгел иде. Әлбәттә, бу көнне күпләр саф һавада ял итеп, өй мәшәкатьләреннән, телевизор, компьютерлардан арынып торды, күзләренә ял бирде.
Бик кызганыч, соңгы вакытта без күп вакытыбызны монитор экраннары каршында үткәрәбез. Янә дә "Сәламәтлек көне"нә әйләнеп кайтмыйк әле. "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" күңелле һәм мавыктыргыч конкурсын күзәтеп торуы аеруча кызык булды. Монда 7 команда катнашты. Беркем дә бирешергә теләмәде, бигрәк тә күп сандагы уңыш теләүчеләр алдында... Соңгы конкурс та үтеп китте. Судьялар нәтиҗә ясады. Район үзәгенең 2 нче мәктәбеннән Белоусовлар командасы җиңүче булды. Матур традиция буенча "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" конкурсында катнашучы һәр команда оештыручылардан истәлек призлары алды. Барысына да спорт инвентаре предметлары тапшырылды.
Саф һавада вакыт бик тиз үтеп китте. Күңелле ял иткәннән соң питрәчлеләр канәгать булып, өйләренә таралышты. Музыка яңгырап торган стадион бушап калды. Озаккамы? Юк. Бик тиздән "Сәламәтлек көне" безне тагын бергә җыяр.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса