Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Спорт ярышларында җиңүләр дә, җиңелүләр дә була

Питрәч спортчылары узган атнада спорт яратучыларны яхшы җиңүләре белән сөендерде, шулай ук хоккейчыларыбыз җиңелүгә дә дучар булды. Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионаты башланды, бу сезонда анда унөч команда катнаша.

ХОККЕЙ
“Питрәч-2006” командасы Идел буе федераль округы беренчелегендә икенче җиңүгә иреште. Питрәчлеләр Ижауда җирле “Ижсталь” командасын беренче көнне 4:3 исәбенә җиңде, ә икенче көнне матчтан сожгы буллитлар сериясендә шундый ук исәп белән оттырдылар.
“Питрәч-2009” командасы РТ Хоккей федерациясе призына республика турнирында зона этабында өченче урын алып, ярымфиналга чыкты.
“Питрәч-2004” командасы Казан беренчелегендә “Зилант”ка - 1:11 исәбе белән оттырды, ә “Питрәч-2010” “Волжские ястребы” командасын 12:0 исәбенә җиңде.
“А+В” дивизионында ир-атлар командалары арасында һәвәскәр лига беренчелегенең икенче тур уеннары үтте. Безнең команда Казанда “Тимерхан” командасы белән уйнады һәм 2:6 исәбенә оттырды. Безнекеләрдән Рамил Исхаков һәм Роман Макаров алка кертте.
“С” дивизионында уйнаучы “Олимп” командасы да үз бозында “Тайд-Фойл” командасына 4:8 исәбенә оттырды. Шулай ук питрәчлеләр өчен икенче матч булды, кызганыч, алар беренче матчта “Новый Кинер” командасына 2:5 исәбенә җиңелде.
Район ачык беренчелегендә дә уеннар үтте, ул түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: “Соболь” (Питрәч) – “Лачын” (Татар Тау Иле) – 10:1, Күн – Теләче – 0:9, “Питрәч-2” – Пановка – 3:1, Пимәр – Балык Бистәсе – 6:3.


МИНИ-ФУТБОЛ
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча чираттагы район чемпионаты старт алды. 2018-2019 сезонында барлыгы унөч команда катнаша. Ике әйләнешле турнир нәтиҗәләре буенча чемпион һәм призерлар билгеләнәчәк.
Бу беренчелектә түбәндәге командалар уйнаячак: “Ак барс” (Татар Тау Иле), “Легион” (Шәле), “Стар” (Иске Шигали), “Арсенал”, “Аякс” (икесе дә Ленино-Кокушкинодан), “Царево” (Царево), “Аврора”, “Атлетико”, “Олимп”, “Титан”, “Скиф”, “Метеор”, “Реал” – барысы да Питрәчтән.
Инде беренче тур уеннары үтте, ул түбәндәгечә тәмамланды: “Олимп” – “Метеор” – 6:4, “Реал” – “Легион” – 2:8, “Титан” – “Ак барс” – 2:2.


БАСКЕТБОЛ
Аксубайда 2006 елгы яшүсмерләр арасында “Б” группасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге үтте. Безнең район җыелма командасы бишенче урын алды, турнирда кукмаралылар җиңүче булды.
Ике көн дәвамында балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе спорт залында мәктәп командалары арасында район беренчелеге үтте.
Кызлар арасында барлык очрашуларда җиңеп, беренче урынны икенче мәктәп командасы алды. Икенче урында – Кощак, өченче урында – Иске Шигали, дүртенче урында - Ленино-Кокушкино, бишенче урында – беренче мәктәп командасы.
Яшүсмер малайлар арасында паркетка сигез команда чыкты, алар башта подгруппаларда уйнады, аннары җиңүчеләр финалда, ә икенче урын алучылар өченче призлы урын өчен уйнады. Беренче подгруппада беренче урынны икенче мәктәп алды, икенче урында – шәлелеләр, өченчедә беренче мәктәп һәм дүртенчедә ленинококушкинолылар.
Икенче подгруппада беренче урынны искешигалилеләр алды. Икенче урында – Богородск командасы, өченчедә – кощаклылар.
Финал уенында көрәш барып чыкмады, икенче мәктәп Иске Шигали командасын 32:2 исәбе белән тар-мар итте. Өченче урын өчен көрәштә шәлелеләр Богородск командасын 21:11 исәбе белән җиңде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса