СВОда һәлак булган питрәчле истәлегенә волейбол буенча турнир узды
Анда җиде команда катнашты
«Мишә» спорт комплексында СВО зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Алмаз Кәбиров истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир узды.
Чарада җиде команда катнашты. Ярышлар стандарт формула буенча үтте: башта ике төркемдә җиңүчеләр ачыкланды, аннары алар төп финалда очраштылар, ә икенче урынны алган командалар өченче призлы урын өчен уйнадылар.
Өченче урын өчен матчта «Легион» (Шәле) һәм «Богородское» уйнады. Шәле волейболчылары 2:0 исәбе белән җиңүгә ирешеп, (турнирның барлык уеннары ике җиңүгә кадәр үткәрелде), бронза медальләр яуладылар.
Төп финалда «Кулаево» һәм «Дружба» (Питрәч) очрашты. Уен бик киеренке барган булса да, колайлылар көчлерәк булып чыкты – 2:0 исәбенә җиңеп, якташлары Алмаз Кәбиров исемендәге төп Кубокны яуладылар.
Ярышларда катнашучыларны Алмазның әти-әнисе Раушания Габдрахман кызы һәм Рәфкать Әмир улы Кәбировлар сәламләде. Алар волейболчыларга яхшы оештырылган турнир өчен рәхмәт белдерделәр.
- Минем улым хәзер дә сезнең белән уйный кебек, — диде әнисе. - Ул волейболны бик ярата иде. Ә сезгә турнир үткәрергә вакыт тапканыгыз һәм улыбызны онытмавыгыз өчен рәхмәт.
Раушания Габдрахман кызы җиңүче командага истәлекле бүләкләр тапшырды.
Алмазның укытучысы һәм тренеры Виктор Сергеев һәр турнирда шулай ук бүләкләр тарата. Бу юлы ул колайлыларга үзенең китабын бүләк итте. Анда Алмазга багышланган шигырь урын алган.
Барлык призер командаларга медальләр һәм истәлекле призлар тапшырылды.
- Һава торышы эссе булуга карамастан, без бүген дустыбыз Алмазны искә алырга һәм волейбол уйнарга җыелдык. Аңа көндәш буларак мин берничә тапкыр уйнадым. Ул һәрвакыт мәйданчыкта көрәшкә әзер иде, бик яхшы, җиңү теләге белән уйнады — диде «Легион» уенчысы Марат Сафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia