Түбән Камадан кубок белән
Түбән Камада армспорт буенча юниорлар арасында беренчелек һәм олылар арасында Татарстан чемпионаты үтте.
Район тарихында беренче тапкыр безнең спортчылар юниорлар арасында гомумкоманда исәбендә беренче урын алды! Үз үлчәү категорияләрендә Антон Фирсов, Рияз Баһаутдинов, Илгиз Нәфыйков республика чемпионнары булды. Илдан Сафин, Әлфис Әхмәтов, Влада Меташоп икенче урын яулады. Команданың тренеры - Россиянең атказанган спорт мастеры, атказанган тренер Сергей Блохин. Сергей өченче тапкыр ир-атлар арасында республика чемпионы булды, җиде тапкыр дөнья чемпионы Артур Макаров үз үлчәү категориясендә пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Безнең юниор Илгиз Нәфыйков та беренче урын алды, Рияз Баһаутдинов һәм Марат Зарипов -
икенче, Антон Фирсов өченче урында.
Чемпион һәм призерларыбызга ихлас котлауларыбызны җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа