Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Яшь спортчылар зур җиңүләр турында хыяллана

Питрәч спортчылары быел үз бәйрәмнәрен яхшы кәеф белән каршылый, башкача булуы да мөмкин түгел, аларның республика һәм Россия күләмендәге ярышларда да зур җиңүләре бар. 2017-2018 ел сезоны нәтиҗәләре буенча Питрәч балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе Татарстанның хоккей бүлекләре һәм спорт мәктәпләре арасында иң яхшы эшкә смотр-конкурсында икенче урын алды. ТР Хоккей Федерациясе безнең командаларга 400 мең сумлык спорт тренажерлары һәм хоккей кәшәкәләре тапшырды.

БЕЗНЕ ЯҢА ҮРЛӘР КӨТӘ
Безнең районда хоккей иң популяр һәм яраткан спорт төре булып тора, безнең ир-атлар, яшүсмерләр һәм балалар командалары республикада яхшылар исәбендә. Алар һәр сезонда призлы урыннар яулыйлар.  “Питрәч-2006” хоккей командасы (команда тренеры Виктор Сорокин) инде өченче сезон унике яшьлек яшүсмерләр арасында Идел буе Федераль округы беренчелегендә катнаша. Әйтергә кирәк, питрәчлеләр Идел буеның иң көчле хоккей командалары арасында бердәнбер авыл командасы. Алар “Ак барс” (Казан), Оренбург, Пенза, Тольятти, Саратов, Туймазы (Башкортстан) командалары һәм безнең республика шәһәрләреннән яшьтәшләре белән уйныйлар. Сентябрьдә безнең команда Оренбургка беренче тур уеннарына барачак. Аларга быел Россия юлларында озак йөрергә туры киләчәк әле.  Хәзер егетләр күнекмәләргә йөри, тиздән алар имтихан тотачак, безнең боз сараенда республика көненә багышланган турнир үтәчәк, анда алты команда катнашачак.
Узган сезонда “Питрәч-2006” командасы “А” группасында Идел буе федераль округы беренчелегендә җиденче урын алды, Татарстан беренчелегендә өченче һәм “Алтын алка” республика ярышларында икенче урын яулап, көмеш медальләргә лаек булдылар.
Командада барлыгы егерме яшүсмер малай шөгыльләнә. Чираттагы күнекмәләрнең берсендә аларның бишесе белән сөйләшеп алу мөмкинлеге туды.
- Хәзер без тренировкаларны башладык, башта гомум физик күнекмәләр ясадык, аннары бозга чыктык, хоккейны һәм, әлбәттә, бер-беребезне бик сагындык, - диләр егетләр бер-берсен бүлдереп, - без көнгә дүрт тапкыр шөгыльләнәбез, беркем дә зарланмый, чөнки командада без инде 6-7 яшьтән бирле. Уңышларга бары тик интенсив тренировкалар ярдәмендә генә ирешеп булганын яхшы аңлыйбыз. Без Идел буе федераль округы турнирында призерлар исемлегенә керергә һәм профессиональ хоккейчылар булырга хыялланабыз, димәк, безнең омтылырлык максатларыбыз бар.
Команда капитаны Илмир Дәминов, ул "Алтын алка" турнирының иң яхшы һөҗүмчесе буларак танылды. Илмирның инде шәхси призлары күп, ул һөҗүмче һәм көндәшләре капкасына алка кертергә ярата. Бервакыт питрәчлеләр Буадан "Арктика" командасын 6:0 исәбе белән җиңделәр, һәм көндәшләре капкасына бөтен алканы да безнең капитан кертте! Ә Илмирның шәхси рекорды - 8 гол һәм алты нәтиҗәле гол пасы.
- Әлбәттә, мин керткән голлар безнең команданың, һөҗүмчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Минем белән бергә беренче звенода Никита Кузьмин һәм Илья Антонов уйный. Без бөтен команда белән континенталь хоккей лигасының "Ак барс" командасы матчларында булабыз. Безгә лиганың иң көчле командаларының һәм шулай ук минем кумир - Гагарин Кубогына биш тапкыр ия Данис Зариповның уйнавын күрергә туры килде, - ди Илмир.
Никита Кузьмин үзәк һөҗүмче, аның кумиры - Александр Бурмистров. Шәхси рекорды - бер уенда җиде алка кертте. Ул республика беренчелегендә иң яхшы һөҗүмче буларак танылды.
- Без, һөҗүмчеләргә, яхшы әзерлекле, мисал өчен, Казан, Мамадыш һәм башка шәһәр командаларына каршы уйнау кыен. Шулай да, безнең бурыч - көндәшләр капкасына күбрәк алка кертү.
Әлеге өчлекнең өченче һөҗүмчесе Илья Антонов бу сезонда ТР беренчелегендә иң яхшы уенчы булып саналды. Илья үзе һөҗүмче булса да, аның яраткан уенчысы - Россия җыелма командасы һәм "Металлург" капкачысы Василий Кошечкин.
- Яхшы капкачыларга алка кертү һәрвакыт күңелле. Түбән Тагилдан "Спутник" командасына каршы уен минем хәтердә калды. Уен бик авыр булды, без күп һөҗүм иттек, әмма аларның сакчылары һәм капкачылары яхшы уйнады, нәтиҗәдә, без 1:2 исәбенә җиңелдек.
Һөҗүмчеләрнең бурычы - алка кертү булса, сакчылар үз капкаларын сакларга, капкачыга булышырга тиеш. Никита Ксенофонтов (Оренбургта узган турнирның иң яхшы сакчысы) үз бурычын яхшы үти, һөҗүм итәргә дә ярата, бер матчта хәтта ике алка кертте. Аның кумиры - "Авангард" командасы капитаны Евгений Медведев.
Владислав Пушков шулай ук сакчы, ул да Идел буе федераль округы турнирларының берсендә иң яхшы сакчы буларак танылды.
Алар барысы да хоккей, спорт ярата. Әлеге спорт төре аларга тизлеге, һөҗүмнәре, көчле алымнары белән ошый, чөнки хоккей - чын ир-атлар өчен!
Әлегә бу егетләрнең бер генә җиңүләре бар, узган елда алар Идел буе Кубогын алдылар, алар моның белән горурланалар һәм башка зур җиңүләр турында хыялланалар.
КӨЧЛЕ ҺӘМ СӘЛАМӘТ БУЛЫРГА ТЕЛИМ
Станислав Талаков быел Ленино-Кокушкино мәктәбенә унынчы сыйныфка күчте. Ә спорт белән ул элек укыган Менделеевскида шөгыльләнә башлый.
- Мин элегрәк тә бирегә еш килә идем, безнең монда туганнар яши. Биш ел элек бөтенләй күчеп килдек, - ди ул, - әлбәттә, күп кенә малайлар кебек үк, мин дә футбол белән мавыга башладым. Футбол мәктәбенә, тренировкаларга йөрдем, елдан-ел физик яктан үсеш алдым. Биредә, безнең тренер Алексей Чукуров миңа башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнергә киңәш итте. Миңа бигрәк тә чаңгы спорты ошый.
- Бу укучым бик талантлы булып чыкты, - ди аның турында Алексей Иванович, - ул футбол, волейбол, баскетбол уйный, команда капитаны булып тора. Тренер киңәшләрен истә тота. Станислав, тырышлыгы нәтиҗәсендә быел Яр Чаллыда узган күп төр ярышлар буенча Президент ярышларында икенче урын алды, ә Лаешта узган күп төр ярышлар буенча республика фестивалендә җиңүче булды. Шулай ук мини-футбол буенча турнирда безнең команда өченче урын алды.
- Мин футбол буенча дөнья чемпионатының барлык матчларын телевизор аша карадым. Минем яраткан уенчы - "Барселона" һәм Аргентина җыелма командасы капитаны Лионель Месси. Россия чемпионатында ЦСКА өчен җанатам.
Җәен дә яхшы формада булыр өчен һәр иртә саен биш километр йөгерәм. Спорт белән шөгыльләнү миңа күп нәрсә бирә, мин көчле һәм сәламәт булырга телим һәм коткаручы булырга хыялланам. Бу кыю һөнәр ияләре мине илһамландыра һәм мин алар кебек булырга телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Питрәч