Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Мәчетне бергәләп төзибез

Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрендә мәчет төзүдә булышкан кешеләр өчен фәрештәләр күктә зиннәтле сарайлар төзи, дип әйтелә. Изге эш эшләү - ашлык чәчү белән чагыштырыла. Бер бөртектән йөзәр бөртекле җиде башак үсеп чыга. Димәк, моннан керем 700 тапкыр арта, дигән сүз. Питрәчтәге мәчет төзелешенә дә үз өлешләрен кертүчеләр күп. Аллаһ йортындагы эшләрнең...

- Беренче зур спонсорлык ярдәмен "Төзелеш керамикасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Сафин Айдар Мәүлетҗан улы күрсәтте. Ул мәчет төзелеше өчен 380 мең данә кызыл кирпеч бирде. Шуның 20 меңен төзелеш урынына китерделәр дә инде.
Безгә спонсорлык ярдәме тәкъдим итеп, транспорт яки башка берәр нәрсә белән булышырга теләп, күп кенә эшмәкәрләр, физик затлар мөрәҗәгать итә. Гомумән, мәчетләр гомер-гомердән хәйрия акчасына төзелгән. Шуңа күрә якташларыбыз да мәчет төзелешенә битараф калмас дип ышанасы килә.
- Фазыл Хәбибрахманович, Питрәчтә яңа мәчет төзергә кирәклеге хакында сүзләр күптән йөрде. Менә, Ходай кушып, эшләр башланып та китте. Мәчет проектын кем башкарды, ничә вариант бар иде һәм ни өчен нәкъ менә соңгысына тукталырга булдыгыз?
- Үзәк мәчетнең проек-смета документациясенә заказны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин шәхсән үз инициативасы белән ясады. Заказ "Татинвестгражданпроект" белгечләренә бирелде. Бу - зур һәм затлы объектлар проектлау буенча республикада баш дәүләт унитар предприятиесе. Белгечләр төзелеш конструкцияләренә тулы геологик, гидрологик һәм инженер тикшерүләре үткәрделәр. Бары төзелеш конструкцияләренең яраклылыгы турында уңай нәтиҗә чыгарганнан соң гына, архитектура концепциясенең өч варианты тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, өченче вариант иң уңышлысы буларак сайлап алынды.
- Фазыл Хәбибрахманович, мәчетне кемнәр төзиячәк?
- Төп төзүче - "Төзүче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (директоры Ленар Григорьев). Ул генераль подрядчы булып тора. Бу оешма гомуми төзелеш эшләрен башкарачак: дивар торгызачак, бүлмә бүләчәк, идән-түшәмен, тәрәзәсен, түбәсен ясаячак. Төзелеш барышында субподряд оешмалар да җәлеп ителәчәк. Алар инженерлык коммуникацияләре кертү, бизәү эшләрен башкарачак. Бөтен эш катгый контрольдә узачак.
- Фазыл Хәбибрахманович, гыйбадәт йортын төзеп чыгу күпмегә төшәчәген чамалап әйтә аласызмы?
- Хәзерге вакытта проект-смета документациясе эшләнә һәм бөтен эш төрләре, күләмнәре исәпләнелә. Шуның өчен төгәл генә смета бәясен әйтә алмыйм.
- Мәчет ниндирәк булыр икән?
- Проект нигезендә, мәчет 2 катлы бинадан гыйбарәт булып, цоколь каты ясалачак һәм 30 метр биеклегендәге манара куелачак. Цоколь катында күпфункцияле зал, азык кабул итү бүлмәсе, җылылык, салкын су узеллары, склад, сантехника бүлмәләре, янгын вакытында чыгу юллары ясалачак. Беренче катта михрабы белән гыйбадәт кылу залы, ирләр гардеробы белән вестибюль, ирләр бәдрәфе, административ-көнкүреш бүлмәсе, уңайлы котельный, эчке баскыч булачак. Баскыч цоколь катын һәм икенче катны тоташтырачак. "Уңайлы тирәлек" программасында каралганча, пандус та куелачак. Икенче катта хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу залы, кызлар һәм хатын-кызлар мәдрәсәсе, хатын-кызлар бәдрәфе һәм гардероб, ир малайлар һәм ир-атлар мәдрәсәсе булачак.
Моннан тыш, мәчет әйләнәсен төзекләндерү күздә тотыла. Машина кую урыннары һәм эчке юлларга асфальт түшәләчәк, койма ясалачак һәм территория яшелләндереләчәк. Шулай ук гараж, хуҗалык блогы, корбан чалу урыны ясалачак, кече архитектура формалары, яктырту, мәчеттә һәм манарада төнге ут ясау күздә тотыла, хәтта мәчет янәшәсендә җәйге лагерь вакытында балаларга спорт мәйданчыгы да төзеләчәк.
- Фазыл Хәбибрахманович, төзелешкә керештеләр инде. Әмма, ни өчендер, цоколь катын сүтеп аттылар.
- Эш шунда, мәчетнең беренчел проекты 2000 елда ясалган иде. Подвалы техник бина буларак планлаштырылып, мәйданын файдалану күздә тотылмаган. Җылылыкны Мишанин урамындагы котельныйдан аласылары булган. Вакытлар узгач, җылыту системасы, янгын һәм эвакуация таләпләре бик нык үзгәргән. Объект еллар дәвамында каралмаган. Менә шул үзенчәлекләрне искә алып, подвалга өлешчә реконструкция ясала. Бу ныклы цоколь каты ясау өчен кирәк.
- Соңгы сорау. Төзелеш күпме дәвам итәчәк?
- Мондый төр биналарның нәкъ менә әлеге мәчет төзелешенең норматив вакыты 18-24 ай. Әгәр даими финанслау булса, билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X