Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Үзара салым акчалары эштә файдаланыла башлады

Агымдагы елның 30 гыйнварында үткән район Советы утырышында үзара салым кертү буенча җирле референдум билгеләү турында мәсьәлә каралды. 29 мартта районда референдум үтте, анда гражданнар үзара салым кертүгә ризалыкларын белдерде. Гражданнарның үзара салым буенча инициативасын Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан хуплана, халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Илшат...

Агымдагы елның 30 гыйнварында үткән район Советы утырышында үзара салым кертү буенча җирле референдум билгеләү турында мәсьәлә каралды. 29 мартта районда референдум үтте, анда гражданнар үзара салым кертүгә ризалыкларын белдерде. Гражданнарның үзара салым буенча инициативасын Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан хуплана, халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә.

Илшат ГАЙСАРОВ

Халыктан җыелган акчалар ярдәмендә авыл эчендәге юлларны, зиратларны, һәйкәлләрне, чишмәләрне төзекләндерү буенча зур эш башкарыла, суүткәргеч челтәрләр, су башнялары ремонтлана, урамнарга яктылык үткәрелә.

- Күн авыл җирлеге буенча 360000 сум акча җыелды, бу 98 процент, - диде авыл советы башлыгы Рифкат Баһауов. - Гражданнар җыенында авыл җирлеге территориясендә яшәүче һәр кешедән 500әр сум акча җыярга дигән карарга килдек. Шулай ук республика бюджетыннан да акча күчте. Гомуми җыелышта әлеге средстволар белән авыл эчендәге юлларны төзекләндерергә булдык.

3 октябрьдә әлеге эшкә керештек. Беренче чиратта, мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан Мәктәп урамындагы юлларны рәткә китерәбез. Авыл зур, шуңа күрә ата-аналарга балаларын машинада йөртергә туры килә. Моңа кадәр авыл юлларында машина белән түгел, җәяү йөрүе дә авыр иде, бигрәк тә яңгырлы көннәрдә. Башта Питрәч МУП юл хезмәткәрләре юлларны грейдер белән тигезләде, аннары ком сипте һәм 6 октябрьдә вак таш ташый башладылар. Тиздән бу урамда эшләр төгәлләнер дип өметләнәбез. Берүк вакытта Пионер урамында да юлларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Монда юл озынлыгы 1180 метр тәшкил итә. Бу максатлар өчен 1524 тонна вак таш сатып алынды. Әле тагын су агып төшә торган торбалар алып кайтачаклар, аларны кирәкле урыннарга урнаштырачаклар.

Мәктәп урамында яшәүче пенсионер Илсия Баязитова әлеге эшкә сөенеп бетә алмый.

- Без юлларны ремонтлауларын күптәннән көттек, пычрактан йөрүе бик авыр иде, хәзер бик күпкә җиңелрәк, - ди ул.

Әлеге авылда яшәүче Раушания Вәлиуллина да үз автомобилендә яңа юлны сынап караган:

- Әйе, көзен һәм язын яңгырлы көннәрдә урам аша чыгып булмый иде, батып кала идек. Хәзер юллардан йөрү җан рәхәте.

Шулай ук бакчага һәм мәктәпкә йөрүче балаларның ата-аналары да бу хәлгә сөенеп бетә алмый.

- Авыл җыелышында иң элек мәктәпкә илтүче юлны төзекләндерергә кирәк дигән карарга килдек, - ди җирле мәктәп директоры Илдар Бикмөхәммәтов. - Бу балалар өчен генә түгел, ә мәктәп ашханәсенә һәм балалар бакчасына продукция китерүче машиналарга да уңайлы булсын өчен эшләнде.

Халыктан җыелган акчалар район җирлеге бюджетына килә. Үзара салым средстволары хисабына алынган һәр сумны башка максатлар өчен файдалану мөмкин түгел. Акчалардан файдалану финанс, прокуратура күзәтчелеге органнары тарафыннан катгый контрольдә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X