Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле хезмәттәшебез ФЕДОРОВА Лидия Ивановнаны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз.

    --, 27 май 2020 - 09:12
    99
    0
    1

    Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар, балалар куанычы телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
    Котлыйбыз сине туган көнең белән,
    Шау чәчәкле айда тугансың.
    Шуңа күрәдерме ягымлы да,
    Син, сабыр һәм тыныч булгансың.
    Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
    Тыныч булсын һәрчак күңелең.
    Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
    Кояшларга тиңе гомернең.
    Иң изге теләкләр белән редакция коллективы.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: