Питрәчтә яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү узачак
Җәмгыять

Питрәчтә яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү узачак

Үз әсәрләрен якташыбыз Лариса Бондаренко тәкъдим итәчәк

Фото: vk.com

18 ноябрьдә 15 сәгатьтә Питрәч районы туган якны өйрәнү музеенда әдәби кичә – Питрәч авылыннан әдәби әсәрләр авторы Лариса Бондаренко (Костакова) белән очрашу узачак.

Лариса Бондаренко Питрәчтә туып-үскән. Иҗаттан ерак һөнәр сайласа да, шигырьләрне ул мәктәп елларында ук яза башлый. Илһамны шагыйрә әйләнә-тирәдәге бар нәрсәдән – һава торышыннан, табигатьтән, гаиләдән, Петербург урамнарыннан һәм, әлбәттә, кече ватаныннан таба.

Чарага керү ирекле. Барлык шигърият сөючеләр һәм талантлы якташыбызның иҗаты белән танышырга теләүчеләр чакырыла.