Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

    --, 8 июнь 2020 - 07:12
    476
    0
    0

    Сезне чын күңелдән социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!
    Сез үзегезне бик мөһим һәм кирәкле эшкә – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүгә багышлыйсыз. Бу зур эш сездән җаваплылык һәм югары профессиональлек таләп итә, һәм сез үз вазыйфаларыгызны лаеклы башкарасыз. Бүген безнең социаль хезмәткәрләр “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” һәм “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме” федераль программаларын тормышка ашыруга актив кушылдылар. Бүгенге көндә коронавирус пандемиясе чорында килеп туган шартларда сез алдынгы сафларда каласыз: өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга азык-төлек һәм дарулар китерәсез, сезнең карамактагыларга хезмәт күрсәтүегезне дәвам итәсез. Сезнең эштә иң мөһиме - игелек һәм шәфкатьлелек. Бу бәяләп бетергесез сыйфатларыгыз, эшегез өчен рәхмәт сезгә! Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарына, бай тәҗрибә туплаган яшь белгечләргә, шулай ук мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан барлык кешеләргә – иҗтимагый оешмалар вәкилләренә, актив тормыш позициясе булган кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә.
    Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаилә иминлеге, яңа һөнәри казанышлар, коллективта үзара аңлашу, уңышлар, күңел күтәренкелеге телим!

    Рәшидә Сәхәбиева, Питрәч районы социаль яклау бүлеге башлыгы.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: