Без бирегә үзара салым программасының ничек эшләвен күрергә килдек
Шәһәрләрдә инфляция һәм ипотека турында сүз алып барган арада, Татар Тау Илендә кешеләр юлларга һәм төзекләндерүгә акчаны үзләре җыялар. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Без бирегә үзара салым программасының ничек эшләвен күрергә килдек – бу халыкның үз акчаларын кертә, ә дәүләтнең шуңа финанс ярдәме өсти торган механизмы. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Габдрахманов авыл советын бер елдан артык җитәкли, ләкин ул инде эш белән танышып, якташларын проектлар белән кызыксындырырга өлгергән.
Сезонның төп төзелеше
Новая урамында грейдер вак ташны тигезли.
– Үзара салым буенча быел бездә Нагорная, Комсомольская, Белкино, Новая, соңыннан Пионерская урамнарына вак таш җәю каралган. Шулай ук Рус Тау Илендә яктылык һәм зиратка юл салу белән шөгыльләнәбез, – дип сөйли Илнур Габдрахманов.
Цифрлардан барысы да күренә: юлларны яңартуга 20х40 фракциясеннән 1009 тоннага якын һәм 40х70 зур фракциясеннән 420 тонна вак таш киткән. Программа бюджеты – якынча 3,3 миллион сум, шуның 680 меңен халык үзе җыйган, калганын республика өстәгән. Шунысы игътибарга лаек, торгларда 957 мең сум акчаны экономияләп булган. Бу акчаны әлегә калдырып торганнар, нәрсәгә тотарга икәне инде уйланылган: чишмәне төзекләндерәчәкләр.
Техника эше белән подрядчы вәкиле – Питрәч районы ДРСУ директоры урынбасары Игорь Анохин җитәкчелек итә.
– Откан контрактлар нигезендә барлык эшләрне авыл җирлеге башлыгы Илнур Рәшит улы белән тыгыз элемтәдә башкарабыз. Хәзер юлларга 20х40 вак таш салабыз, – дип сөйли Анохин. – Һава торышы бераз комачаулый, темпларны арттырасы килә, әмма барысын да тиешле вакытта эшләргә тырышырбыз.
Халык инициативасы
Без биредә яшәүче Фәрзетдин Гарипов белән сөйләштек – ул өлкән яшьтә, авылдашлары арасында абруйлы кеше.
– Элек юл юк иде, хәзер бар. Су җитми иде – хәзер җитә, – дип сөйли ул. – Үзара салым программасы бик файдалы. Дөрес, төрле кешеләр бар: аңлап караучылар, аңламаучылар. Ләкин аңлатырга тырышабыз.
Княжада яшәүче Валентина Парфенова Рус Тау Иле авылындагы христиан зиратына бару юлы төзелешенә бик шат:
– Күп еллар бу зур проблема булды. Яз көне әти-әниләребез каберенә барып җитү бик авыр иде, юл чокыр-чакыр, үтеп йөреп булмый иде. Бер генә җирлек башлыгы да бу проблемага алынмады. Хәтта район да: “Шулкадәр акча җыя алмаячаксыз”, – дип шикләнде. Менә юлның яртысы салынган инде, – ди ул. – Алла боерса, калган өлешен дә акрынлап бетерербез.
Халыкның инициативасы үзара салым программасында гына чагылмый. Рус Тау Иле авылында җирле халык һәм авылдан чыккан кешеләр үз көчләре белән борынгы агач чиркәүне торгызалар, риваятьләргә караганда, ул бер кадаксыз төзелгән.
Юллар төзелеше – җирле хакимият шөгыльләнгән бердәнбер эш түгел. Быел авылда меңгә якын нарат утыртканнар. Чишмә буенда, трасса буенда һәм башка җәмәгать урыннарында яшь агачлар пәйда булган.
– Утыртып кына калмадык, карадык, су сиптек. Агачларның күбесе үсеп китте, – диде Илнур Габдрахманов.
Чиратта – чишмәне төзекләндерү. Җирлек башлыгы юлны киңәйтергә, карт агачларны кисәргә һәм чишмәне тәртипкә китерергә уйлый. – Ташу вакытында бирегә су агып төшә дә су баса. Әгәр дә киң юл ясап, төзекләндерсәң, бу авылның йөзек кашы булачак урын.
Яңа почта бинасы: беренче субай
Киләсе үсеш ноктасы – булачак почта бинасы. Әлегә бу билгеләнгән мәйданчык кына, монда бина төзеләчәк, анда җылылык, бәдрәф һәм су булачак, иске бинада болар берсе дә булмаган.
Почтальон һәм Княжа авылы депутаты Ольга Пикалева элеккеге шартлар турында сөйли:
– Иске бинада ике торба тора – алар җылытмый диярлек. Өстән яңгыр суы үтә, чиләкләр тезәбез. Су юк, бәдрәф юк. Кышын куртка киеп утырабыз, аякларыбыз туңа, кар керә. Әлбәттә, нормаль шартлар барлыкка килсә, эшләү рәхәтрәк булачак. Халык та моны көтә. Кешеләр килә, көтә, аларга салкын.
Җирле Совет депутаты буларак, Ольга Александровна үзара салым программасының чыннан да эшләвен раслый.
– Бик файдалы! Кешеләр үзләре теләгән эшләр башкарыла. Без зират юлына акчаны бөтен дөнья белән җыйдык – хәтта авылдан киткәннәр дә үз өлешен кертте. Һәм менә нәтиҗәсе.
Мәктәп, балалар бакчасы, китапханә
Татар Тау Иле мәктәбе – авылның тотнагы. Директор Раилә Мифтахова безне 2000 елда төзелсә дә, даими рәвештә яңартылып торган бинада каршы алды. Быел республика программасы кысаларында биредә 800 мең сумга азык-төлек блогын ремонтлаганнар һәм 3,2 миллион сумга барлык тәрәзәләрне алыштырганнар.
– Мәктәп җылынды, уңайлы, чиста. Бәдрәфтә кабинкалар барлыкка килде – вак-төяк эш кебек тоелса да, бу бик кирәкле эш. Быел мәктәпне 7 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлады, бер кыз – кызыл аттестат белән, медучилищега укырга керде. Биш бала көллияткә укырга керде, өчесе 10 нчы сыйныфта калды, бер укучы күрше мәктәптән килде, – дип санап үтте Раилә Рәфкать кызы.
Шушы көннәрдә биредә 147 метр озынлыктагы яңа койма урнаштырылачак һәм керү зонасына брусчатка җәеләчәк.
Мәктәп янәшәсендә – “Әкият” балалар бакчасы урнашкан, анда 16 бала йөри. Мөдир Фирая Гобәйдуллина биредә 40 елдан артык эшли. 2020 елда бакчада капиталь ремонт булган.
– Бездә хәзер бик матур. Әти-әниләр канәгать. Мәктәп белән бергә эшлибез – безнең хәтта биналар арасында чыгып йөри торган уртак юлыбыз бар. Җирлек башлыгы да һәрчак хуплый. Ул бит бездә тәрбияләнгән, – диде ул елмаеп.
Юлия Нәҗмиева – китапханәче – балаларның иҗат эшләрен күрсәтә – гипстан ясалган сыннар:
– Нигездә, балалар мәктәп программасы буенча укый, әмма мин аларны төрле активлыклар белән мавыктырырга тырышам. Мәсәлән, аларга әвәләп ясау ошый. Хәзер үзебезнең силикон формаларыбызны булдыру өчен грант язабыз – бу безнең мастер-классларның яңа дәрәҗәсе булачак. Шулай ук дөнья халыкларының әкиятләрен укыйбыз, чаралар әзерлибез. Өлкән буын күбрәк газеталар, хәрби китаплар ала. Яшьләр – мәхәббәт романнары, – дип сөйли китапханәче.
«Бездә кешеләр алтынга тиң»
Экскурсия азагында авыл өчен иң кискен тема – кадрлар җитмәү һәм яшьләрнең китүе турында сөйләштек.
Илнур Габдрахманов моңа борчылуын белдерде:
– 2015 елдан төзелеш өчен участоклар бүлеп бирергә тәкъдим иткән идем. Шуннан соң минем янга йортлар салырга, монда яшәргә теләгән сигез егет килде. Без ул вакытта аларга ярдәм итә алмадык. Хәзер аларның барысының да икешәр-өчәр баласы бар. Кем Питрәчтә, кем Казанда яши.
Ул техникага күрсәтеп:
– Күрәсезме, машина йөртүчеләр юк, тракторчылар юк. Мин үзем руль артына утырам.
Татар Тау Иле үзгәрә. Монда могҗиза көтмиләр, монда бергәләп акча җыялар һәм тонналап вак таш ташыйлар. Юллар, чишмәләр һәм яңа почта – объектлар гына түгел. Бу яшьләргә калу өчен сәбәп тудыру омтылышы. Җирлек башлыгы һәм укытучыларның күзләре ничек януын, пенсионерларның канәгать булуын һәм балалар бакчасында сабыйларның шат йөзләрен күреп, аларның бу эшне башкарып чыгачагына ышанасы килә.