Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, спорт ветераннары, спорт белән шөгыльләнүчеләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар!

08 августа 2020, 05:57

529

0

0

 

Сезне искиткеч бәйрәм - Физкультурачылар көне белән котлыйбыз!
Физкультурачылар көне - сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен кадерләүчеләр һәм физик күнегүләр белән шөгыльләнеп, тән һәм рухны ныгытучылар бәйрәме. Ул үз вакытында спортны һәм физкультура белән шөгыльләнүне үз һөнәрләре буларак билгеләгән һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барган, шулай ук спорт – тормыш нормасы булган кешеләргә карата хөрмәт билгесе булып тора.
Бүген спорт һәм физкультураны үстерү - дәүләт масштабындагы мөһим бурычлар. Физкультура һәм спорт яшь буынны тәрбияләүдә мөһим фактор булып тора, чөнки безнең киләчәк һәм яңа җиңүләр алар кулында.
Бу көнне безне үз осталыклары, ихтыяр көчләре, үҗәтлекләре, куелган максатка омтылышлары, матур җиңүләре белән сокландырган, яңа буынны спорт казанышларына рухландырган һәм җанатарларны матур җиңүләр белән таң калдырган данлыклы чемпионнарыбызны аерым билгеләп үтәсе килә.
Питрәч спортчылары федераль дәрәҗәдәге ярышларда безнең районны һәм республиканы лаеклы тәкъдим итәләр.
Үз көчләрен, белемнәрен һәм осталыкларын сәламәт буын тәрбияләүгә багышлаган тренер-энтузиастларга, физкультура укытучыларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, аларның хезмәте ярдәмендә безнең спортчылар Бөтенроссия һәм Халыкара ярышларда уңышларга ирешә.
Физкультурачыларны һәм спортчыларны, тренерларны, спорт ветераннарын, җанатарларны һәм спортка битараф булмаган барлык кешеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез. Сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!

Геннадий Дронов, Питрәч муниципаль районы спорт бүлеге башлыгы һәм Илшат Шәфигуллин, Питрәч муниципаль районы “Комплекслы спорт мәктәбе” МБУ директоры

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса