Питрәч авылында  яшәүче кадерле әниебез КАМАЛЕТДИНОВА Кәшифә Якуп кызын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
Поздравления

Питрәч авылында яшәүче кадерле әниебез КАМАЛЕТДИНОВА Кәшифә Якуп кызын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз.

Газиз кешебез, сиңа тормышыбызнең яме булып, без - балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңның яраткан дәү әнисе булып, озын-озак гомер кичерергә насыйп булсын. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар гына бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, бергә-бергә яшәргә язсын.  

Әни, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була

Кайгыларың булса - югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән кызың, улың, киленең, оныкларың. Бу теләкләргә тормыш иптәшең дә кушыла.