28 август 2015 яңалыклары
-
Балалар бакчасына юл
Агымдагы елда Питрәч районында мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә чират 70 проценттан артыгракка кимеде. Моңа Республика Президенты программасын тормышка ашыру бәрабәренә ирешелде. Агымдагы елның июлендә тагын бер балалар бакчасы - "Бәләкәч" ачылды.
-
Биш районнан килгән балаларны “Йолдызлы десант” берләштерде
Җиде көн дәвамында "Чайка" балалар сәләмәтләндерү лагере базасында "Йолдызлы десант" сменасы эшләде. Биш районнан килгән балалар монда палаткалы лагерь шартларында яшәп, үзләрен сынап карый алдылар. Тулырак алдагы сюжетта.