22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Килегез, күңелле булачак
Хөрмәтле питрәчлеләр, сез әлегә кадәр гаиләгез белән чаңгы-чаналарда йөрер өчен, шулай ук кышкы урманга барып, андагы матурлыкка сокланыр өчен вакыт тапмаган булсагыз, күңелегезне төшермәгез, моның өчен нәкъ менә вакыты килеп җитте. Бу якшәмбе, 24 гыйнварда, районда традицион "Сәламәтлек көннәре" башланып китә.
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
ПИТРӘЧТӘ АНТИТЕРРОРИСТИК ӨЙРӘНҮЛӘР ҮТТЕ. Өйрәнүләр барышында район хакимияте каршындагы мәйдан һәм анда керү юллары тулысынча ябылып торды. Ярты сәгать дәвамында район хакимияте бинасында белгечләр сценарий буенча өйрәнүләр үткәрде: башта бинага "бомба" куйдылар, аннан соң хокук саклаучылар аны оператив рәвештә табып алып, зыянсызландырдылар.
-
Сукбай этләр нигә кимеми
Питрәч районында котыру авыруы очраклары артканнан арта бара. Бу проблема ветеринария белгечләрен борчып кына калмый, ә хафага салды. Хәбәрчебез Фәния Михеева Питрәч район ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Наталья Петрушинадан бу турыда сорашты.
-
“Ватаныма тугры булырга ант итәм”...
Кораллы Көчләр сафына алынган граждан тантаналы рәвештә присяга кабул иткәннән соң чын солдатка әверелә.