21 июль 2016 яңалыклары
-
Белкинода яшәүчене машина бәрдерә
Казан-Шәмәрдән юлының әлеге торак пункт янында "Лада Гранта" автомобиле йөртүчесе 1970 нче елгы, Белкино авылында яшәүче ир-атны бәрдерә. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган ир-ат Питрәч үзәк район хастаханәсенә озатыла.
-
Безгә дә исәп алучылар килде ахры
Бу көннәрдә питрәчлеләр өйләренә килгән зәңгәр формадан һәм сумка күтәргән кешеләрне менә шулай каршы ала. Әйе, дөрестән дә алар 2016 елда авыл хуҗалыгы исәбен алучылар. Ә менә аларның сумкаларында - компьютер планшетлар, һәм бу хәзерге заманга хас күренеш.