Чиксез мөмкинлекләргә ия булуларын күрсәттеләр
Питрәчтә традицион инвалидлар спартакиадасы үтте. Дөрестән дә, бу ярышларда иң мөһиме - җиңү түгел, ә катнашу, ди оештыручылар һәм катнашучылар үзләре дә. Спорт төрләре һәркем берьюлы берничә дисциплинада үз көчен сынап карый алырлык итеп махсус сайланды.