3 апрель 2019 яңалыклары
-
Сайлау комиссиясе әгъзаларын Дәүләт Советына сайлауга мобиль кушымта аша өйрәтәчәкләр
30 апрельгә кадәр республика сайлау системасының 21 меңнән артык хезмәткәре һөнәри квалификацияләрен күтәрәчәк.
-
Республика яшьләрен "ZAMAN Татар блогинг мәктәбе"нә чакыралар
Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак.
-
Яңа карта уйлап тапканнар
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы яңа инновацион проект эшләде.
-
Теркәлгән яшәү урының булмаса, ничек итеп пенсия алырга?
Теркәлгән яшәү урыны булмаган татарстанлыларга социаль пенсияне фактик яшәү урыны буенча билгели алалар. Дәүләт тәэминаты буенча пенсияне рәсмиләштерү кагыйдәләренә тиешле төзәтмәләр март аенда үз көченә керде. Хәзердән башлап Россиядә социаль пенсия билгеләү өчен Пенсия фондына шәхси гариза яки социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, төзәтү учреждениеләре һәм кеше булган белем бирү оешмалары тарафыннан бирелгән документлар белән раслап була.
-
Якыннарыңның кайгыртуы гомерне озайта
Питрәч авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Мөкдисә Низам кызы Рәхимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Сугыш һәркемнең язмышын уртак итте
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән хәтер акциясен дәвам итәбез. Безгә Питрәчтә яшәүче Наталья Тимофеевадан хат килде, ул анда үзенең ике карт бабасы – Пашня авылыннан Николай Арепьевич Репьев һәм Олан Иленнән Василий Демьянович Исаев турында язган.
-
Кеше гомерен саклап калырга өйрәнделәр
Питрәч районында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча зур комплекслы өйрәнүләр үтте. Район сугыш килеп чыккан очракта һәм тыныч вакытта табигый-техноген характерындагы гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта халыкны куркынычлардан сакларга һәм якларга әзерме? Районның барлык ведомстволары ике атна дәвамында әлеге сорауга җавап бирделәр. Интенсив өйрәнүләр нәкъ менә шул кадәр дәвам итте. Ә өйрәнүләр нәкъ имтихан билетлары кебек, төгәл җавап бирүне һәм кичекмәстән карар кабул итүне таләп итә торгани де.
-
Хөрмәтле питрәчлеләр!
1 апрельдән “Вперед”-“Алга” район газеталарына 2019 елның II яртыеллыгына язылу башланды.
-
Районда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән
Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. 11 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 15 кеше зыян күргән, һәлак булучылар юк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында да шундый статистика җиткерелде.
-
Матур традициягә нигез салынды
Шәле авылында беренче тапкыр “Матур традицияләр” регионара фестивале үтте. Анда төрле яшьтәге 360 кеше – балалар, яшьләр, пенсионерлар катнашты. Питрәчлеләр җирле талантларның гына түгел, ә шулай ук Казаннан, Яшел Үзән, Байлар Сабасы, Чирмешән, Биектау районнарыннан килгән кунаклар чыгышларын да карап хозурланды.
-
2018 елда Татарстан инвалидларга уңайлы мохит тудыруга якынча 27 миллион сум юнәлдергән
Аз мобильле гражданнар өчен барлыгы 25 объект — мәктәп, хастаханә, спорт залы һәм мәдәният оешмалары җайлаштырылган.