Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка 438 кандидат теркәлде
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка тавышка куелган сәяси партияләрдән кандидатлар һәм бер мандатлы кандидатларның республика исемлеген теркәүне тәмамлады.
Сайлауларда 7 сәяси партия – “Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия”, ЛДПР сәяси партияләренең региональ бүлекләре, “Россия Коммунистлары” партиясе, “Партия Роста” һәм ”Социаль гаделлек өчен пенсионерлар партиясе” катнашачак.