Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Районыбызның хөрмәтле мөселманнары!

Шатлыклы һәм нурлы бәйрәм - Корбан гаете уңаеннан барыгызны да чын йөрәктән кайнар котлыйм.

Аллаһы Тәгалә шушы изге көннәрдә кылган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм чалынган корбаннарыбызны кабуллардан
кылсын. 
Төрле конфессия вәкилләре дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән Питрәч районында, барлык дини бәйрәмнәр кебек, Корбан гаете дә аеруча зур хөрмәт белән билгеләп үтелә. Район мөселманнарының ишекләре яхшы күңелле кешеләр, дуслар, кунакларга шатлык белән бүлешү өчен киң итеп ачылган. Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе – Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, намазларын торгызучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара.
Хөрмәтле райондашлар! Олы һәм изге Корбан гаете һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен, җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен! Дөньяларыбызга танычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим.
Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса