Алга
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

    Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Төзүчеләр көне белән котлыйм!

    Сезнең һөнәрегез нәтиҗәсендә безнең район үзгәрә, яңа заманча торак йортлар, балалар бакчалары, спорт корылмалары барлыкка килә. Соңгы берничә ел дәвамында Питрәч районы торак тапшыру буенча республикада лидер булып кала. Бу районның яшәвенә һәм уңышлы үсүенә дәлил булып тора.
    Төзүче хезмәте аерым иҗтимагый әһәмияткә ия. Төзелеш эшенең сыйфаты – ул кешеләр иминлеге, аларның лаеклы һәм ышанычлы тормышы.
    Сезгә хезмәтегез, питрәчлеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга булышкан яңа эш дәрәҗәсе өчен рәхмәт белдерәм.Барлык планнарны һәм башлангычларны тормышка ашыруда уңышлар телим! Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм.
    Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар телим.    
    Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: