Бу истә калырлык күңелле дә, шул ук вакытта ямансу да көн булды.
Балалар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кече төркемгә йөрүчеләрнең дә аларга әйтер сүзләре булды. Апа-абыйларына сокланып шигырьләр сөйләделәр.
Балалар һәм аларның әти-әниләре барлык тәрбиячеләргә, хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.
Соңыннан балалар урамга чыгып теләкләр язылган шарларнын очырдылар.



