Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ФОТОРЕПОРТАЖ

Ленино-Кокушкинода инвалид балалар өчен уеннар һәм иҗат көне оештырдылар

Балалар өчен интеллектуаль уеннар һәм кызыклы мастер-класс оештырдылар.

Ленино-Кокушкино китапханәсе, яшьлүр үзәге һәм җирле балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен берничә кызыклы чара үткәрделәр. Башта балалар, командаларга бүленеп, "Брэйн-Ринг" уенында эрудициядә ярыштылар. Ә интеллектуаль командалы дуэттан соң, балалар сәнгать мәктәбендә алар өчен киләче яңа ел символы - әтәч фигуркасын бизәү буенча иҗади мастер-класс уздырдылар.

Яшь рәссамнар, үз куллары белән ясаган сувенирларын, киләсе ел аларның һәрберсе өчен дә уңыш алып килсен өчен, үзләренә истәлеккә калдырдылар.

Бәйрәмнең бизәге булып Маприя Мишагинаның вокаль номеры саналды. Инде район сәхнәсендә дә чыгыә ясаган бу кызга сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнү үзен иҗатта күрсәтергә комачауламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса