Бу хакта керәшеннәр православие приходы хәбәр итә
Бу шимбәдә, 24 октябрьдә, Питрәч авылы Изге Николай чиркәвендә керәшен телендә келәү узачак. Ул иртәнге 8гә башланачак, аны Керәшен Сәрдәсе авылы атакайлары — иерейлар Димитрий һәм Геннадий Сизовлар үткәрәчәк.
Бу вакыйга җирле керәшен җәмәгатьчелеге өчен аеруча әһәмиятле, чөнки чиркәү-керәшен телендә келәүләр районда даими рәвештә бары тик бер урында — Керәшен Сәрдәсе авылында гына үткәрелә.