Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында «Милләтләр кроссы-2016” узды

    Район үзәгендә иң зур санда катнашучылар җыелды, анда стартка якынча 500 йөгерергә яратучы чыкты.

    Старт балалар шәһәрчегендә бирелде, ә финиш наратлыкта стадионда булды.

    Дистанция 2,5 километр тәшкил итте.

    Кроссның җиңүчеләре Энҗе Гимадиева, Рамис Шәяхметов (9 сыйныфка кадәр), Гөлшат Кашапова, Инсаф Гимадиев (10-11 сыйныфлар) булды - барысы да Шәледән. Хатын-кызлар арасында беренче урынны берьюлы ике катнашучы - Энҗе Фәйзрәхманова (беренче мәктәп) һәм Светлана Гараева (үзәк район хастаханәсе) алды. Ир-атлар арасында беренче булып финишка Айтуган Гарипов (үзәк район хастаханәсе) килде.

    Ветераннар арасында беренче урынны Гөлнәзирә Латыпова һәм Мансур Габдулганиев алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: