Җәмгыять

Питрәч районында яшәүчеләргә актив озын гомер серләре турында сөйләячәкләр

Катнашучылар алдында Питрәч район үзәк хастаханәсе табиблары чыгыш ясаячак.

2 октябрьдә 11:00 сәгатьтә район мәдәният сараенда 55 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Сәламәтлек мәктәбе» узачак. Чара өлкән яшьтәге гражданнар өчен оештырыла. 

Катнашучылар алдында Питрәч район үзәк хастаханәсе табиблары чыгыш ясаячак. Врач-гериатр актив озын гомер һәм үзеңне яхшы хис итү серләре турында, табиб-кардиолог – йөрәк эшчәнлегенә ничек ярдәм итәргә һәм кан басымын контрольдә тотарга кирәклеге турында сөйләячәкләр. 

Шулай ук катнашучылар монда гриппка каршы вакцинация ясата һәм диспансеризацияның беренче этабы – чиратсыз организмны база тикшерүе уза алачак. 

Барлык өлкән яшьтәге кешеләр дә чакырыла.