Питрәч районында җырлап-биеп кышны озаттылар
ФОТОРЕПОРТАЖ

Питрәч районында җырлап-биеп кышны озаттылар

Питрәчтә, Богородскийда, Колайда, Керәшен Сәрдәсендә, Иске Шигалидә, Яңа Шигалидә, Ленино-Кокушкинода, Кощакта һәм Кәвәлдә май чабу атнасы тәмамлану уңаеннан халык күңел ачулары үткәрелде.

Узган ял көннәрендә питрәчлеләр дә җырлап-биеп кышны озатты. Әлбәттә инде бу көнне теләүчеләр коймак белән сыйланды, шулай ук тизрәк язның килүен теләп, карачкы яндырылды.