Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2018 елда Татарстанда 67 яшь гаиләгә торак алырга ярдәм күрсәтеләчәк

2017 елда 61 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү өчен 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда 67 яшь гаилә торак алачак. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен республикада "Торак" федераль максатчан программасы 2006 елдан тормышка ашырыла.
Бу вакыт эчендә 7 771 яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләүләр алды. Федераль бюджеттан 1 миллиард 750 миллион сум акча бүленде, республиканыкыннан - 2 миллиард 415 миллион сум.
2017 елда 61 яшь гаиләгә барлыгы 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Шул исәптән, 5,2 миллион сум - федераль бюджеттан, 50 миллион сум республика бюджетыннан бүленде.
ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса