Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 ЕЛГА ДИНИ БӘЙРӘМНӘР КАЛЕНДАРЕ

Мөселман бәйрәмнәре

26 гыйнвар Һиҗри календарь буенча 1 җөмәдәл-ахыр көне була.
24 февральдә (30 җөмәдәл-ахыр) Рәгаиб кичәсе бәйрәм ителә.
25 февраль Һиҗри календарь буенча 1 раҗәб.
21 мартта Мигъраҗ кичәсе.
25 март Һиҗри календарь буенча 1 шәгъбан.
7 апрельдә Бәраәт кичәсе.
24 апрель Һиҗри календарь буенча 1 рамазан, бу көнне Рамазан ае башлана.
19 майда Кадер кичәсе була.
24 майда Һиҗри календарь буенча 1 шәүвәл, Ураза гаете була.
22 июнь Һиҗри календарь буенча 1 зөлкагдә.
22 июль Һиҗри календарь буенча 1 зөлхиҗҗә.
30 июльдә Гарәфәт көне.
31 июльдә Корбан гаете.
1, 2, 3 август 11, 12, 13 зөлхиҗҗә Тәшрикъ көннәре.
20 август 1 мөхәррәм Һиҗри буенча 1442 ел башлана.
29 августта Гашурә көне
18 сентябрь Һиҗри календарь буенча 1 сафәр.
18 октябрь Һиҗри календарь буенча 1 рабигыль-әүвәл.
28 октябрь Һиҗри календарь буенча 11 рабигыль-әүвәл, Мәүлид ән-Нәби бәйрәме.
16 ноябрь Һиҗри календарь буенча 1 рабигыль-ахыр
16 декабрь Һиҗри календарь буенча 1 җөмәдәл-әүвәл.

Православие бәйрәмнәре
7 гыйнвар – Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн.
14 гыйнвар – Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн.
19 гыйнвар – Качману (Крещение). Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн.
15 февраль – Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн.
1 март – Пручти. Кичерешү көне.
7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Мариягә пәриштәдән изге хәбәр әйткән көн.
12 апрель – Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимгә кергән көне.
19 апрель – Пасха. Олы көн. Ходайыбыз Иисус Христос үлгәннән терелеп торган көн.
22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн.
28 май — Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн.
7 июнь — Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн.
8 июнь – Святый Тын көне (Духов день).
7 июль – Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн.
9 июль – Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне.
12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн.
21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Мариянең Казан каласында төсе табылган көн.
2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне.
9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне.
14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн.
19 август – Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн.
28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн.
29 август – Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн.
11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн.
14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеонн Столпникны искә алу көне.
21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн.
27 сентябрь – Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн.
14 октябрь – Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Мариянең бөркәве.
4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне.
14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне.
21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне.
4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн.
19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайны искә алу көне.
Озын уразалар:
2.03-18.04 – Олы ураза.
15.06-12.07 – Питрау уразасы.
14.08-27.08 – Успение уразасы.
28.11.2020-06.01.2021 – Рождество уразасы.
Үлеләрне искә алу көннәре:
22 февраль, 14, 21, 28 март, 28 апрель, 9 май, 6 июнь, 7 ноябрь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: милли сәясәт