Аны котларга район башлыгы Рәис Сөләйманов килде.
Кощак авылында 99 яшьлек туган көне уңаеннан Рияз Мәхмүтовны котладылар. Ул – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм бүгенге көндә Питрәч районында яшәүче бердәнбер исән ветеран.
Аны котларга район башлыгы Рәис Сөләйманов килде. Ул Рияз Мәхмүт улы белән кул биреп күреште һәм чын күңелдән изге теләкләрен ирештерде, аңа нык сәламәтлек, чиксез энергия һәм гаилә җылысы теләде. Изге теләкләргә район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре дә кушылды.
Күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр укыган яшь армиячеләр һәм Кощак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм рухы тудырды. Бу көн Рияз Мәхмүт улы йөзендә җиңүчеләр буынына тирән рәхмәт белдерергә тагын бер сәбәп булды.
Аның бөтен хезмәт биографиясе – 45 ел – мәктәп белән бәйле. Ул чын укытучы була, аның өчен патриотлык расписаниедә предмет түгел, ә күңел халәте. Аңа Ватанны яратырга өйрәтергә кирәкми – ул шуның белән яшәгән.
Бүген үзен ничек хис итүе турындагы сорауга Рияз Мәхмүтов елмаеп җавап бирә:
– Ярый. Зарланмыйм. Мин бит инде йөзенче яшемә чыктым.
Бу гади сүзләрдә – тыйнаклык та, юмор хисе дә, гаҗәеп тормыш сөючәнлек тә чагыла. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран зиһенле, кунакчыл. Редакция ихлас котлауларга кушыла. Рияз Мәхмүт улына нык сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен телибез.