Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2021 елда тагын 19 ишегалды тәртипкә китереләчәк

Якын арада «Безнең ишегалды» республика программасы буенча кайсы йорт яны территорияләре яңартылачак һәм нинди эшләр планлаштырылган, бу турыда безнең материалдан укыгыз.

Әлеге программа биш елга исәпләнгән.
Авыл җирлекләре башлыклары, проектлаучылар, юл төзүчеләр һәм идарәче компанияләр вәкилләреннән торган  махсус комиссия киләсе елда зур үзгәрешләр көтә торган ишегалларын йөреп чыкты. Сүз Иске Шигали, Пановка һәм Колай авылларында 19 ишегалды турында бара.

- Без урыннарда әлеге территорияләрне планлаштыру буенча фикер алыштык. Инженерлык челтәрләрен яңарттык. Тротуар, парковка, балалар мәйданчыклары, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын яхшырак итеп ничек  урнаштыру турында үз тәкъдимебезне җиткердек, - дип сөйләде безгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

- Мөмкин булган барлык вариантларны карап тикшергәннән соң, без алар буенча  җирле халык белән фикер алышачакбыз, - дип билгеләп үтте ул.

Гомумән алганда, ишегалларында парковка, тротуарлар, машиналар йөрү өчен юл төзекләндереләчәк, яктырту, кече архитектура формалары урнаштырылачак. Ишегалды проекты бер-берсенә ошамаска мөмкин. Барысы да территория мәйданына һәм авыл халкының теләкләренә бәйле.

Мондый эшләр быел ЛениноКокушкино һәм Питрәч авылларында үткәрелде. Район бюджетыннан да акча бүлеп бирелде.

- Безгә республика бүлеп бирә торган акчалар конкрет ишегалларына тотыла. Өстәмә рәвештә без район һәм идарәче компанияләр акчаларын кулланабыз. Бу кертемнәрне инженерлык челтәрләрен, су белән тәэмин итү, канализацияне алыштыруга юнәлтәбез. Киләсе елда эшләрне шул ук режимда дәвам итәчәкбез, - дип ассызыклады Рамил Рәшидович.

 

2021 елда түбәндәге авылларда ишегаллары төзекләндереләчәк: Иске Шигали - Заводская урамы, 1, 2 йортлар; Механизаторов урамы, 1, 2, 3, 4 йортлар; Молодежная урамы, 3 йорт. Пановка - Центральная урамы, 4, 5, 21, 17 йортлар; Первомайская урамы, 12 йорт; Тукай урамы, 2, 3, 5, 6 йортлар. Колай - Молодежная урамы, 1, 2, 3 йортлар; Профсоюзная урамы,  32, 33, 34, 35, 36, 37 йортлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса