21 сентябрь - Изге Мария Ананың туган көне

Изге Кыз Марияның туган көнен бөтен православие чиркәүләрендә 21 сентябрьдә зурлап билгеләп үткәрәчәкләр.
Мария Ананың тууы зур бәйрәмнәр исемлегенә кергән. Изге китапларда Аның тууы, балачагы турында бик аермачык итеп язылмаган. Без аны хәзер чиркәүләрдән ишетеп кенә белә алабыз.
Галилеяның Назарет атлы шәһәрендә, Давид патша токымыннан чыккан бик динле Иоаким хатыны Анна яшәгәннәр. Биргән гомерләрен алар Ходайга табынып, Аны яратып, кешеләргә дә бик күп изгелекләр кылып үткәргән. Картайган көннәренә кадәр балалары булмаган. Шундый мәрхәмәтле булганнары өчен халык аларны бик яраткан. Ул вакытларда бала булдырмау гөнаһ дип саналган. Анна шушы хурлыктан оялып, ничек итеп кеше күзенә күреним икән, дип бик борчылган. Ходайга күпме теләк итсәләр дә, бала тумаган. Шушы хурлыклары аркасында Корман китерә алмаганнар. Патша токымыннан чыксалар да, гади тормыш белән яшәгәннәр. Никадәр хурлансалар да, Ходайга теләк итеп туктамаганнар. Бер көн шулай чиркәүдә, әгәр дә балалары туса, аны Ходайга тапшырасыларын әйтеп сүз биргәннәр. Шушы түземлекләрен, иткән теләкләрен, яхшылыкларын, диндә нык торуларын күреп, Ходай Иоаким белән Аннаны ишетеп, фәрештә аша изге хәбәр әйткән: аларның балалары туасын һәм дә Мария атлы булырын әйтеп сөендергән. Изге Ана Ходайның сайлап алынган, дөньяның тотнагы булып торучы Иисус Христосны тудырасы ана икәнлеге бөтен дөньяга таралган. Мария исеме еврейләр телендә "Надежда", "өмет" дигән сүзне аңлаткан. Еврей халкы өчен һәр яңа туган бала "Миссия" белән кушылырга тиеш булган. "Миссия" дип Иисус Христос әйтелә. Шулай итеп, Иоаким белән Анна бик зур гөнаһтан котылып, данлыклы исем йөрткәннәр. Алар Марияны өч яше тулганчы үзләре тәрбияләгән. Ходайга биргән сүзләреннән тайпылмый, баланы Ходай кулына, чиркәүгә тапшырганнар. Мария үсеп җиткәнче чиркәү тәртибе белән тәрбияләнеп үскән.
Шушы зур бәйрәм көнне Мария Ана тууына багышланган тропарьдә (җыру) бөтен дөньяга бик зур шатлык булып тора. Үз күзебез белән күрмәсәк тә, Мария Ана безнең өчен бик борчылып, колачын җәеп, безне бәла-казалардан саклап тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 12:15Зөлфия Гыйниятова: «Мин шигырьләр язарга яратам» Зөлфия Гыйниятова кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясарга теләгән. Шәле авылының иҗади тормышында һәрвакыт актив була. Җырларга яраткан, мәдәни чараларда актив катнашкан, концертлар оештырган, сыйныфташларын биергә өйрәткән.7500
-
8 март 2021 - 11:25Җирле шагыйрәләребездән бәйрәмгә шигъри бүләк Әниләрдә дә газизрәк, кадерлерәк кеше юк бу дөньяда!7700
-
8 март 2021 - 11:24Гөлшат Игнатьева: «Хезмәт сөючәнлегем уңышларга ирешергә булыша» «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖнең сугым цехы башлыгы Гөлшат Игнатьевага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.8300
-
5 март 2021 - 14:24Питрәч районы яңалыкларын карагыз
-
27 февраль 2021 - 00:21Музыкаль котлаулар
-
8 март 2021 - 05:37Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавыХөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән Язгы матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!10600
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.161500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.131100
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130500
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126800
-
28 гыйнвар 2021 - 14:43Пимәр авыл җирлегендә халык җыены узды Үзара салым программасы мәсьәләсенә зур игътибар бирелде.109600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика