Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә

23 ел элек Берләшкән милләтләр оешмасы игълан иткән бу көннең максатлары әле дә үзгәрмәде.

Бүген дә бу  кеше хокуклары үтәлешен  тулысынча тәэмин итү, инвалид булган кешеләрнең актив тормышка хокукларын яклау. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең  барлык киртәләрне җиңү тәҗрибәсе,  аларның  көчле рухлы булуын, ныклыгын һәм максатчанлыгын раслый.

Бүген без инвалидлыгы булган кешеләрнең казанышлары белән горурланабыз. Алар арасында талантлы кешеләр бик күп.  Бу кешеләр үзләренең мөмкинлекләре чикләнмәвен раслыйлар, һәм алар дөрестән дә чиксез! Иң мөһиме - үз максатыңа бару һәм, әлбәттә, берләшү. Янәшәбездә һәрвакыт  ярдәм кулы сузарлык яхшы кешеләр табылачак.

1 декабрьдән Питрәч районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге старт алды. Бездә 2,5 меңнән артык инвалид яши, шуларның 1000нән артыгы – эшкә яраклы. 180 гаиләдә 187 инвалид бала тәрбияләнә. Быел пандемия белән бәйле рәвештә күп кенә чаралар онлайн-режимда узачак. Әмма безнең һәркайсыбыз бу көннәрдә аларга кайгыртучанлык, игътибар күрсәтә,  бүләкләр белән  сөендерә яки  шалтыратып хәлен белә ала.

3 декабрьдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ТРда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын саклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Телефон: 8(843) 236-00-71. Үз сорауларыгызны 8 (939)345-37-50 ВатСап номерына җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса