Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • 31 марттан кешбэк программасы буенча лагерьларга юллама алырга була

    Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып 2,3 меңнән артык лагерьга гомуми күләме 10 миллиард сумга якын тәшкил иткән юллама сатылган.

    2021 елда Россиядә балалар лагерьларына юллама өчен кешбэк программасы бик популяр һәм аңа ихтыяҗ зур булды. Россия Президенты Владимир Путин аны быел да хуплады һәм ул гамәлгә ашырылуын дәвам итәчәк. ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков шулай дип белдерде.

    Узган ел балалар лагерьларына юллама өчен кешбэк программасына ихтыяҗ зур булды. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып 2,3 меңнән артык лагерьга гомуми күләме 10 миллиард сумга якын тәшкил иткән юллама сатылды. Шуның 5 миллиард сумга якыны кире кайтты. Татарстанлылар 36 мең юллама өчен 400 миллион сумга якын акчасын кире кайтарды. Программаны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады һәм ул быел да гамәлгә ашырылуын дәвам итәчәк», - дип ачыклык кертте спикер.

    Кешбэк программасы буенча балалар лагерьларына юлламалар сату 31 мартка каршы төндә башланачак. Ата-аналар юлламаны «МИР» түләү системасы аша юнәтә ала, шуннан соң биш көн эчендә сумманың яртысы (әмма 20 мең сумнан да артык түгел) кире кайтачак. Шул ук вакытта, программа буенча бер балага юлламалар саны чикләнмәгән, күп балалы гаиләләргә исә юллама өчен кешбэк һәр балага аерым бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: