Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген дөньяда Халыкара коррупция белән көрәшү, Россиядә Ватан каһарманнары көне, ә татар дөньясы Хәсән Туфанны искә ала.

9 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. "Татар-информ"нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1953 елда "Азатлык радиосы"ның татар һәм башкорт телләрендәге беренче тапшыруы чыга.

1987 елда Казанда халыкта "Бегемот" буларак билгеле элекке Сәүдә йорты яна. Бу вакыйга халыкта зур шау-шу уята, чөнки бу янгын ТАССРның берләшкән Дәүләт музеена (хәзер ул Татарстан Республикасының Милли музее) куркыныч тудырган була. Янгын бинаның ике дистәдән артык шәхси оешма урнашкан башка ягында була.

Казан циркының яңа бина ачылу тантанасы 1967 елның 9 декабрендә үтә. Бу хәзерге заман цирк техникасы белән җиһазландырылган уникаль оешма архитектор Г.М. Пичуев, инженерлар О.И. Берим һәм С.Ю. Брудный проекты буенча төзелә. Цирк бинасы ике бер-берсенә тыгыз тоташкан гаять зур кәсә-кабырчыкны хәтерләтә. Бинаның оригиналь үзенчәлеге - монолит тимер-бетон конус тышчаның эчке терәкләрсез торуында. Казан циркы бинасын төзү дөньякүләм вакыйгага әйләнә. Совет һәм чит ил матбугат чаралары аның турында мәкаләләр язып чыгаралар, фотографияләрен бастыралар, ә бинаны төзүчеләргә мактаулы исемнәр бирелә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X