Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агач утырту – киләчәк буын турында кайгырту дигән сүз

Питрәчтә бер көндә 300гә якын яшь агач утырттылар

Ел саен безнең районда төрле токымдагы берничә мең яңа агач утыртыла. Быел яшелләндерү компаниясенең язгы этабы уңышлы уза.

Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә «Хәтер бакчасы» дигән халыкара акция уза. Аның кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Ватанны саклаучылар хөрмәтенә агачлар утыртыла. Питрәчтәге «Хәтер паркы»нда геройлар истәлегенә миләшләр һәм юкәләр утырттылар, бу җиңүчеләрнең нәсел дәвамчылары сугыш геройларын истә тотсын өчен генә түгел, ә тыныч тормышта рәхәтләнеп табигать матурлыгы белән хозурлансын өчен дә эшләнә.
Волонтерлар, мәдәният, спорт һәм яшьләр бүлекләре хезмәткәрләре шулай ук Мишә елгасы буенда, Солнечная урамы ягында да агачлар утырттылар. Мондый чаралар елга ярларының җимерелүенә юл куймаска ярдәм итәчәк.

- Безнең урманчылыктан бер ярым метрлы агач үсентеләре: 150 миләш, 100 юкә һәм 25 нарат «Хәтер паркы»нда һәм Мишә ярында утыртылды, - дип билгеләп үтте «Лаеш урман хуҗалыгы» идарәсенең Питрәч участок урман хуҗалыгы участок урманчысы Булат Галимуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X