Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар барысына да түзгән

- Изге күңелле, нык характерлы, шул ук вакытта бик тырыш, аны һәрҗирдә югары бәяләделәр һәм хөрмәт иттеләр, - ди әнисе Анна Корнилова турында Любовь Сираева. Соңгы елларда ветеран өчен кызы иң ышанычлы терәге һәм яклаучы булып тора. Алар әнисе белән Кощак авылында яңа фатирда яшиләр. Алар авария хәлендәге торактан монда...

- Әти-әниемә күпне күрергә туры килгән, - ди Любовь Артемовна. - Алар сугышны да күргән, ачлыкны да, сугыштан соңгы илне торгызуның авыр елларын да башларыннан кичергәннәр. Кырыгынчы елларда әниемнең абыйсы һәм апасы ачтан үлгән, ул үзе эшләгән һәм хәтта үз теләге белән сугышка китәргә дә уйлаган. Әмма, язмыш кушуы буенча, аңа фронтка баручы поезддан төшеп калырга, дус кызы белән кабат өенә кайтырга туры килгән.

Әнием һәм әтием Артем Павлович районда бик күп төзелешләрдә катнашкан. Алар панель йортлар, мәдәният йорты, фермалар һәм башка биналар төзегәннәр. Әни озак еллар төзелештә икешәр смена төрле эш башкаручы булган, ул әтиебезгә ярдәм итәргә теләгән. Ә без апа һәм ике абый белән кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәндек, әти-әниебезнең күңелен төшерергә тырышмадык. Алар безне беркайчан да сүкмәде, изге күңелле кешеләр булдылар.

Әни ишле гаиләдә туган. Сигез баладан әниебез генә исән, - дип сүзен дәвам итте Любовь Сираева. - Язмыш аларны төрле якларга тараткан - ике бала, әнинең абыйсы һәм апасы Украинада яшәде. Ул аларны күмәргә генә бара алды. Алар әти белән чиркәүдә никахлашкан, әлегә кадәр аларның балдакларын кадерләп саклыйбыз. Алар биш тиенлек тәңкәләрдән эшләнгән иде. Безнең гаилә берникадәр вакыт Казанда яшәде, без шунда тудык, аннан соң Лаеш районына күчтек. Мөмкинлек килеп чыгу белән Кощакка күчеп урнаштык. Без рәхәтләнеп туган җиребездә яши башладык. Безнең тамырларыбыз шушы районга барып тоташа. Монда безнең туганнар яши иде. Без гомергә әлеге авылда төпләнеп калдык.

Хәзер Анна Дмитриевнаның бөтен куанычы - җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы.

- Әти балта остасы иде, мебельләр эшләде, шәһәрдә үзенең мебель остаханәсе бар иде, - дип искә ала Любовь Артемовна. - Аның әлеге сәләте, осталыгы абыйларыма да күчкән. Кулларыннан килмәгән эшләре юк. Уллары да бар эшне дә булдыра. Әниемнең кайбер оныклары төзелеш өлкәсендә уңышларга иреште. Безне балта осталары династиясе дип тә атарга мөмкин инде.

- Алар безгә килгәч, бик күңелле һәм рәхәт була, - ди юбиляр. Алар барысы да талантлы, иҗади кешеләр. Күңелсезләнергә ирек бирмиләр.

Анна Корнилова олы юбилее уңаеннан район башлыгы Эдуард Дияров, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина, авыл җирлеге башлыгы Светлана Павловадан котлаулар кабул итте. Ветеранны һәркем хөрмәт итә, аны онытмыйлар. 90 яшьлек юбилей көнендә аңа иң зур теләк - нык сәламәтлек, җан тынычлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса