Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар бөтен җирдә

Районыбызда берничә ел буе "Форпост" яшьләр хокук саклау оешмасы эшләп килә. Аны белмәгән кеше юк. Җәйге каникул чорына карамастан, яшьләр үзләренә шөгыль табып кына торалар. Бүген аларның ни белән шөгыльләнүе, нәрсә эшләүләре турында хәбәрчебез Фәния Михеевага әлеге оешманың директоры Наилә ТАҖИЕВА сөйли.

- Оешмабыз җәйге чорда да бик актив эшли. Һәркөн нидер булып тора. Иң сөенечле яңалык - ике иң яхшы вәкилебезнең яшьләр активының республика сборларында катнашуы. Алар Коркачык бистәсендәге аэродромда уза. Әлеге чараны "Форпост" үзәге РОСТО (Татарстан Республикасы ДОСААФы) һәм Эчке эшләр министрлыгы уздыра. Монда катнашу егетләргә бик файдалы булачак. Чөнки монда активистларны Россия Кораллы Көчләренә дә әзерләячәкләр. Аннары тагын безнең форпостчылар Питрәч эчке эшләр бүлеге белән берлектә "Профилактика" операциясендә дә катнаштылар. Алар имин булмаган гаиләләргә бардылар, ничек яшәүләре, тормыш итүләре турында күрделәр. Үзләренә нәтиҗә дә ясадылар.
- Бу бит, барыбер, укуга керә. Ял итмиләр мени алар?
- Июнь аенда безнең алты кешебез Чистайдагы "Яшьтәш" лагеренда ял итте. Монда "Тәртип сагында" профиль сменасы иде. Алар өчен ял гына түгел, ә бәлки күп кенә кызыклы очрашулар оештырылган иде. Ял итүчеләребез Эчке эшләр министрлыгы, республика ФСБсы, оператив хезмәткәрләр белән сөйләште, тәҗрибә уртаклашты, дисәң дә була. Моннан тыш шушы араларда Коркачыкта "Форпост" профиль сменасы булачак. Киләчәккә без оешмабызның профилактика отрядлары һәм мәктәп оешмалары өчен берничә мөһим бәйге, спорт чаралары һәм иҗади конкурслар әзерлибез.
- Күптән түгел лагерьда беренче смена төгәлләнде. Анда сезнекеләр дә ял итте.
- Әйе. Отряд үзен яхшы яктан күрсәтте. Вожатыйлары Н.Иванычев төрле шөгыльләр табып кына торды. Егетләр җәмәгать тәртибен саклап кына калмады, төрле чараларда да катнашып, бүләкләр алдылар, спортта көчләрен сынады. Бу аларга яңадан-яңа уңышларга ирешүдә ышаныч бирә. Элегрәк булып узган мөһим чаралар да булды. Май аенда без "Форпост" оешмасының укучылар спартакиадасын үткәрдек. Анда мәктәпләрдән һәм студентлар оешмаларыннан 80 вәкил катнашты. Бу бик әһәмиятле чара иде. Анда олы кунак та бар иде. Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышы Герое, легендар генерал-майор Тимофей Мишанинның туганнан-туган оныгы В.А.Мишанин иде ул. Егетләр өчен шулкадәр зур кеше белән очрашуы бик кызык иде, билгеле. Спартакиада үзе дә бик эчтәлекле, киң колачлы булып чыкты. Мондый чаралар егетләрне тарта, алар рәхәтләнеп эшлиләр.
- Болар "Форпост" эшчәнлегенең бер ягы гына...
- Әйе. Безнең оешма гел алга бара, камилләшә, үсә. Шуның белән яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда үз өлешен кертә. Егетләр хокук тәртибен саклау белән генә шөгыльләнеп калмый. Хәрәкәт кысаларында без яшьләр арасында экстремизмга һәм терроризм күренешләренә каршы торырлык шәхесләр әзерлибез. Әле менә апрель аенда шушы темага республика семинарында катнаштык. Анда милли һәм дини экстремизмга каршы тору, конфликтларны хәл итә белү, яшьләр хәрәкәте үсеше, алар арасында толерантлык тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Бу темалар бүген яшьләр өчен бик мөһим. Ә менә экстремизм һәм терроризм профилактикасы белән шөгыльләнүче белгечләр җитми. Безнең егетләребез укыды һәм сертификат алды. Алар дуслык һәм толерантлык илчеләре, белемнәрен башкаларга өләшүчеләр, кайчан да булса, әлеге теманың көн кадагыннан төшеп калуны оештыручылар булырлар, дип өмет итәм. Шуны да әйтеп китәсем килә, безнең Леонид Чернов семинарда иң яшь катнашучы иде. Ул 200 кеше арасында йомгаклау тестын бик яхшыга тапшыручы булды.


Под фото: Без бердәм, без алга барабыз. Яшьләр бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса