Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Ата-аналарга җаваплылык турында искә төшерделәр

    "Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия" Питрәч бүлекчәсе активистлары "Без юлларда иминлек булдыру яклы" акциясен уздырдылар. Ул "Татарстан юлларында тәртипле йөрү" төбәк партия кысаларында уздырылды.

    Малайлар һәм кызлар әти-әниләргә балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен искә төшереп, белем бирү учреждениеләренең машина кую урыннарында махсус листовкалар тараттылар. Ни әйтсәңдә, юл-транспорт һаләкәтләрендә балаларның травма алу дәрәҗәсе әле дә югары.

    - Әти-әниләрнең кечкенә балалары, аларның куркынычсызлыгы турында кайгыртулары бик мөһим, ди активистларның берсе Юля Новикова, - юлларда куып йөрмәскә, балаларны махсус утыргычларга дөрес итеп утыртырга кирәк. Һәрдаим игътибарлы булу беркайчан да комачауламый.

    - Без махсус кресло белән гел файдаланабыз. Безнең өчен кызыбызның иминлеге һәрвакыт беренче урында, ди, - баласын "Каенкай" балалар бакчасына йөртүче Юрий Ишимов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: