Ата-бабаларыбызны берни куркытмаган

Питрәч 1 нче урта мәктәбендә тыл хезмәтчәннәре һәм "сугыш балалары"н хөрмәтләделәр. Мәктәп укучылары һәм укытучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиргә тынычлыкны сез алып килдегез" дип атала иде.
Татарстаннан фронтка 560 меңнән артык ул һәм кыз китә, шул исәптән безнең Питрәч районыннан 6785 кеше ил азатлыгы өчен көрәшкә юл ала. Якташларыбызның 5685е яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. Кичәдә катнашучылар, иң элнк, шуларны бер минут тын калып искә алды.
Аннары алып баручылар татарстанлыларның немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә керткән өлешләре, илебезнең хәрби куәте, республикабызның фронтны сугыш кирәк-яраклары, җанлы көч белән тәэмин итүгә керткән саллы өлешләре турында сөйләп үтте.
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Михаил Гришахин, тыл хезмәтчәне Анна Ларина кырыс кырыгынчы еллар турындагы истәлекләре белән уртаклашты, педагогика хезмәте ветераны Аркадий Маслов сугышчы-питрәчлеләргә багышлап язган шигырьләрен укыды.
Бу очрашуда Советлар Союзы Геройлары Петр Гаврилов, Галимҗан Камалиев, Василий Осипов батырлыклары турында да искә алырга онытмадылар. Аларның исемнәрен республика һәм районыбыз урамнары, мәктәпләре, патриотик клублары йөртә.
Программаның музыкаль өлешендә мәктәп солистлары Лия Шәйдуллина, Юлия Макарова, Кирилл Воеводин, Равил Миргазимов чыгыш ясады. Алар сугыш еллары турындагы җырларны күңелгә үтеп керерлек хис белән башкарды. Данил Ларин, Дмитрий Игнатьев укыган шигырьләр тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт хисләре белән сугарылган иде. Ә инде "Катюша", "Җиңү көне" җырлары хәтер кичәсендә тынычлыкка өндәү һәм яшь буынның җиңүчеләргә рәхмәте кебек яңгырады.
Кичә мәктәп музеен карау һәм истәлек рәсеменә төшү белән төгәлләнде. Бу кичәдә укучылар ветераннарга бүләкләр дә әзерләгән иде. Алар өлкәннәр хәтерендә олы хөрмәт, бүгенге тыныч тормышны китерүчеләргә рәхмәт булып сакланыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 14:48Питрәч районы сәламәтлек саклау министрлыгы рейтингы буенча лидерлар өчлегенә керде Муниципалитет 85 балл җыйды.15000
-
27 гыйнвар 2021 - 11:44Коронавирустан вакцина ясатучы питрәчлеләргә киңәшләр Илдә халыкны массакүләм төстә вакцинацияләү бара. Прививка, кешенең үз теләге белән, бушлай ясатыла. Бары тик балалар һәм 18 яшькә кадәргеләр генә вакцинация уза алмый.18100
-
27 гыйнвар 2021 - 10:32Питрәчлеләргә сөрем газы белән агуланудан ничек сакланырга? Газ колонкалары һәм плитәләр булган өйләрдә сөрем газы белән агулану куркынычы зур.19600
-
27 гыйнвар 2021 - 10:06Питрәч районының спорт яңалыклары Хоккей, волейбол һәм футзал турында20500
-
27 гыйнвар 2021 - 09:01Питрәчнең Яшьләр үзәгендә истәлек дәресе үткәрделәр Чара икенче бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланган иде.22200
-
15 гыйнвар 2021 - 17:44Питрәч районы яңалыкларын карагыз
-
15 гыйнвар 2021 - 12:59Музыкаль котлаулар
-
27 сентябрь 2020 - 06:04
-
27 гыйнвар 2021 - 08:32Бу көннәрдә иҗат коллективлары Питрәч авылларына гастрольләргә чыгаБез Чыты һәм Күн мәдәният йорты үзешчән театрлары җитәкчеләре белән әңгәмә кордык.21600
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.156800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.129700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.127600
-
22 декабрь 2020 - 17:07Лия Дәүләтьярова бишек җырын башкара YouTube’тагы «Яңа дулкын» каналында - яңа видео.123400
-
29 ноябрь 2020 - 06:30Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе Илһам Кашаповның Әниләр көне уңаеннан котлавы Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!123200
-
13 декабрь 2020 - 12:02Питрәч районында янгынга каршы махсус режим кертелә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр районда билгеле бер чикләүләр гамәлдә булачак.121400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика