Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылга актив һәм креатив яшьләр кирәк

Шушы көннәрдә Питрәч аграр яшьләр оешмасының Өченче активлар мәктәбе булып узды.

3 көнгә сузылган укуларда Питрәч яшьләре авыл яшьләренең социаль, иҗади, белем алу һәм эшмәкәрлек инициативаларын хуплау, авыл туризмы, аларның социаль, рухи һәм физик үсеше, гражданлык һәм патриотлыкны тәрбияләргә ярдәм итү, җәмгыятьнең социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышына яшьләрнең тагын да тулырак кушылуына шартлар тудыру кебек җитди мәсьәләләр буенча сүз алып барды. 2009 елда "ТРның аграр яшьләр хәрәкәте" теркәлә. Шул ук елны безнең районда да әлеге хәрәкәтнең Питрәч бүлеге оеша. Аграр яшьләр хәрәкәтенең төп максаты - авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын арттыру. Хәзерге вакытта аграр яшьләр берләшмәсе "2011-2015 елларга ТРның авыл яшьләре" программасын гамәлгә ашыра. Ул авыл яшьләрен мәгълүмати яктан тәэмин итү, социаль, иктисади активлыкны арттыру, яшьләрнең рухи, физик һәм иҗади активлыгын үстерүгә юнәлтелгән. Питрәч аграр яшьләр оешмасының активлар мәктәбе укулары да әлеге программа кысаларында уздырылды.

Активлар мәктәбенең беренче көне Шигали авылының мәдәният йортында узды. Иллегә якын актив, тырыш яшьләр бу көнне бик нәтиҗәле һәм тыгыз программа буенча эшләде. Дәресләр күңелле уеннар, эчтәлекле очрашулар белән үрелеп алып барылды. Беренче көннең кунагы ТР аграр яшьләр берләшмәсе башлыгы ярдәмчесе Ильмира Сабирҗанова башкаларны ничек итеп җәмәгать эшенә җәлеп итәргә өйрәтте. Бу көнне катнашучылар уен рәвешендә оештырылган дәресләрдән бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Икенче көнне программа тагын да тыгызрак һәм эчтәлеклерәк иде. Елена Лучкина үткәргән "Ораторлык осталыгы" семинарыннан һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүмат алды. Шулай ук чара кысаларында Питрәч аграр яшьләре "Антикорбатл" үткәрделәр. Әлеге чараның төп кунагы булып ТР Президент идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт буенча баш киңәшчесе Юрий Корнилов килгән иде. Шулай ук чарада район башлыгының коррупциягә каршы эшләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова да катнашты. Яшьләр район җитәкчелеге белән коррупция мәсьәләләренә багышланган "Морской бой" уенында көчләрен сынашты. Иң шатлыклысы аграр яшьләр командасы әлеге уенда җиңүгә иреште! Кич белән активлар мәктәбе яшьләре район башлыгы Эдуард Дияров катнашында "Түгәрәк өстәл"дә катнашты. Биредә яшьләр район башлыгына үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. "Түгәрәк өстәл", алга таба да яшьләр һәм хакимият бер юнәлештә эшләргә тиеш, дигән фикер белән тәмамланды.

Өченче көннең кунагы "Мультиfresh" республика ирекле берләшмәсе җитәкчесе Азат Идрисов һәм "Социаль театр" инновация яшьләр проекты булды. Презентациянең практик өлешендә безнең яшьләр дә үзләрен сынап карадылар. Активлар мәктәбе барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Мәктәп эшенең төп бурычлары: сәламәт яшәү рәвешен, белем алу һәм хезмәтне пропагандалау, тормыш юлын сайлауда һәм уңышка ирешүдә яшь кешенең мөмкинлекләрен арттыру, авыл яшьләрен патриотлык, гражданлык җәмгыяте, авыл территорияләрен заманлаштыру, авылны, аның рухи һәм мәдәни мирасын, авыл тормышы традицияләрен яңарту чараларын тормышка ашыруга булышлык итү, яшьләрнең төрле яклап үсеше һәм мөстәкыйль тормышка яраклашуы өчен шартлар тудыру буенча чаралар эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашу иде. Өч көнгә сузылган укулардан һәркем яңа эшләргә рухланып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X