Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Авыл җирлеге башлыклары халык алдында хисап бирәчәк

    Районда гражданнарның традицион җыеннары башлана. Алар һәр авыл җирлегендә узачак.

    Биредә җирлек башлыклары халыкка уртак казанышлар, тормышка ашырылган планнар һәм агымдагы елга билгеләнгән бурычлар турында сөйли. 13 гыйнварда гражданнар җыеннары Янсуар, Татар Казысы һәм Керәшен Сәрдәсе авыл җирлекләрендә узачак. Янсуарда халык җыелышы 11.00 сәгатьтә, Татар Казысында - 13.00 сәгатьтә, Керәшен Сәрдәсендә - 15.00 сәгатьтә башлана. 15 гыйнварда йомгаклау җыелышлары Кәвәл авыл җирлегендә (башлана 11.00 сәгатьтә), Кибәч авыл җирлегендә (13.00 сәгатьтә) һәм Пимәр авыл җирлегендә (15.00 сәгатьтә) узачак.
    18+

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: