Алар 11әр очко җыйды
Ноябрьнең беренче көнендә авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатының бишенче тур уеннары узды. Беренчеләрдән булып мәйданчыкка Шәледән ике команда — «Легион» һәм «Юниор» чыкты. Беренче ике партиядә «Легион» җиңде. Өчен партияне яшүсмерләр командасы ота алды. Ә дүртенчесендә тәҗрибәлерәк «Легион» киеренке көрәштә җиңүгә иреште (25:23) һәм нәтиҗәдә 3:1 исәбенә отты (25:13, 25:13, 18:25, 25:23).
Аннары «Старое Шигалеево» һәм «Кобяково» уйнады. Җанатарлар өчен кызыклы һәм уенчылар өчен киеренке бу очрашу шигалилеләр файдасына 3:2 исәбе белән тәмамланды (25:20, 22:25, 27:25, 17:25, 15:13).
Турны лидерлар өчлегенә кергән ике команда япты — «Богородское» һәм «Дружба» (Питрәч). Монда Богородск командасы 3:0 исәбенә җиңү яулады (26:24, 25:18, 25:18).
Биш турдан соң лидерлар рәтендә ике команда — «Богородское» һәм «Старое Шигалеево» — 11әр очко. Калган командалар: 3. «Кобяково» – 8, 4. «Дружба» – 7, 5. «Легион» – 4, 6. «Юниор» – 3, 7. «Кулаево» – 1.